Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

Беренче көн. Кама Тамагы урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләрнең август киңәшмәсенең беренче көне замана кешесенең база хәбәрдарлыгын формалаштыруны тәэмин итүче мәгариф мохите булдыру аша тәрбия сыйфатына идарә итү проблемаларына багышланган иде. Аның эшендә тәрбия эше буенча район мәктәпләре директорлары урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, укытучы-психологлар катнашты. Секция киңәшмәсендә катнашучылар Кама Тамагы мәктәбе...

Беренче көн. Кама Тамагы урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләрнең август киңәшмәсенең беренче көне замана кешесенең база хәбәрдарлыгын формалаштыруны тәэмин итүче мәгариф мохите булдыру аша тәрбия сыйфатына идарә итү проблемаларына багышланган иде.

Аның эшендә тәрбия эше буенча район мәктәпләре директорлары урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, укытучы-психологлар катнашты. Секция киңәшмәсендә катнашучылар Кама Тамагы мәктәбе коллективы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Муниципаль район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров һәм тәрбия эше буенча аның урынбасары Ирина Кузиева үзләренең чыгышларында район мәгариф учреждениеләрендә 2013-2014 елларда тәрбия потенциалын үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен һәм яңа уку елына бурычларны яктыртты. Бүген шәхеснең үзен ачыклавын тәэмин итәргә һәм аны гамәлгә кую өчен шартлар булдыруга сәләтле тәрбия мохитен модельләштерү конкрет максат һәм бурычлар сыйфатында куела. Шулай итеп формалаштырылган сәясәт хәзерге этапта тәрбия процессы структурасын һәм эчтәлеген формалаштырырга ярдәм итә. Югарыда телгә алынган бурычларны хәл итү районда бердәм муниципаль тәрбия мохите булдырырга, укучылар белән тәрбия процессын оештыруга инновацион якын килүне гамәлгә куюны таләп итә. Кама Тамагы, Затон, Олы Кариле, Тәмте, Иске Казиле, Сөйки урта мәктәпләре укытучылары укучыларда база хәбәрдарлыгы формалаштыру буенча район мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе укытучы-психологы Наталья Фокеева мәгариф учреждениеләрендә инвалид балалар белән социаль-тернәкләндерү эшен оештыру проблемалары турында сөйләде. Алда яңа уку елы. Ул совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үтү, укучыларны гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияне активлаштыру, аларны киләчәктә социаль үстерү һәм гамәлгә кую билгесе астында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев