Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагында методик зона семинары үтте

30 ноябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында “Хезмәттәшләрдән өйрәнәбез” методик осталык фестивале” темасына методик зона семинары булып узды.

Анда педагоглар шәхси белем бирү маршрутларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәпләрнең директор урынбасарлары педагогларның инициативасын һәм иҗатын стимуллаштыру ысуллары турында сөйләде. Гомумән, семинар укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруга багышланган иде.

Мәктәптә иртәдән үк ачык дәресләр уздырылды. Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфларда татар һәм рус телләреннән, әдәбияттан узган ачык дәресләрдә педагоглар укучыларда китап уку грамоталылыгы формалаштыру ысулларын күрсәтте.

Предмет укытучылары тарих, математика, чит тел буенча биш ачык дәрес бирде, биредә укучылар математик һәм табигый фәнни белемнәрен күрсәттеләр. Аннан соң педагоглар дүрт юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр эшендә катнашты.

Функциональ грамоталылык – алган белемнәрне, күнекмәләрне, осталыкны төрле өлкәләрдәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә куллана белү. Россия белем бирү системасына функциональ грамоталылык төшенчәсе икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы тарафыннан уздырыла торган PISA тикшеренүендә катнашу нәтиҗәсендә кертелде. Хәзер бу термин гомуми урта белем бирү буенча федераль дәүләт белем бирү стандартларында телгә алына, анда ул эшчәнлекнең предмет, метапредмет һәм универсаль эшчәнлек ысуллары нигезендә уку мәсьәләләрен һәм тормыштагы проблемалы хәлләрнең чишелешен табу осталыгы буларак карала. 

Россиядә функциональ грамоталылык критерийларын төзүдә аның алты өлеше – математика, китап уку, табигый-фәнни, финанс грамоталылыгы, шулай ук глобаль компетенция һәм креатив фикерләү исәпкә алына. 

Семинар барышында Кама Тамагы урта мәктәбе мөгаллимнәре укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерүдәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

-Дәресләр бик ошады, - дип фикере белән уртаклашты Затон урта мәктәбе укытучысы Венера Җиһаншина. – Дәресләр барлык баскычларда да узды, алар төрле булды, әмма белем бирү һәм укучыларга мәгълүматны җиткерү буенча барысы да гамәли юнәлештә иде. Түгәрәк өстәл утырышында мәгариф идарәсе методисты Анна Денисованың чыгышы ошады. Ул белем бирү маршрутын тәкъдим итте, биредә үк дәресләргә анализ ясалды. Ярты көндә күп нәрсәгә өлгердек дип уйлыйм, семинар продуктив булды.

-Хезмәттәшләребезнең дәресләрендә күптән булган юк иде. Без гомер буе, бер-беребезнең дәресләренә йөреп өйрәнәбез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз, - диде Тәмте урта мәктәбе укытучысы Ирина Коржова. - Миңа Тәтеш мәктәбеннән Елена Борисованың чыгышы бик ошады. Мин аның балаларны олимпиадаларга әзерләү ысулын үз эшемдә дә кулланачакмын. Хезмәттәшебез кызыклы материаллар табып була торган сайтлар белән уртаклашты. Кадет һәм Сөйки мәктәпләреннән килгән хезмәттәшләребезнең эш тәҗрибәсеннән дә кызыклы яңалыклар булды. Мин мондый семинарларга бик теләп йөрим һәм һәрчак дәресләрдә кулланыр өчен яңа мәгълүмат алып кайтып китәм. Функциональ грамоталылык турында күп сөйләнде. Бу – бүгенге көндә төп мәсьәлә.

-Бик нәтиҗәле семинар. Без искиткеч дәресләрдә булдык, - диде Красновидово урта мәктәбе укытучысы Роза Сайкина. - Чыннан да, кызыклы материалларга баедык, яңа тәҗрибә тупладык, таныш булган нәрсәләрне яңа форматта күрдек. Немец һәм инглиз теле дәресләре бик ошады. Укытучылар – үз эшләренең чын осталары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев