Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Методик көн

"Балалар өлкәннәрне бервакытта да тыңламый, әмма аларча кыланып, бервакытта да ялгышмый" (Джеймс Болдуин) 16 декабрьдә Сөйки урта мәктәбендә директорларның методик көненә багышлап үткәрелгән чарага әлеге сүзләр эпиграф булды. Затонда мәктәп психологлары семинарында башланган сөйләшү Сөйки мәктәбендә дә дәвам итте. Биредә профориентация эшендә тәрбия чаралары тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Мәктәп ТР Мәгариф...

"Балалар өлкәннәрне бервакытта да тыңламый, әмма аларча кыланып, бервакытта да ялгышмый" (Джеймс Болдуин)

16 декабрьдә Сөйки урта мәктәбендә директорларның методик көненә багышлап үткәрелгән чарага әлеге сүзләр эпиграф булды.

Затонда мәктәп психологлары семинарында башланган сөйләшү Сөйки мәктәбендә дә дәвам итте. Биредә профориентация эшендә тәрбия чаралары тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Мәктәп ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе карарын гамәлгә куя башлады, профориентация эшенең юл картасын ясаган һәм район гомумбелем бирү оешмалары директорлары үзләренең беренче нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. Белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып методик яктан дөрес планлаштырылган чаралар үткәрелде: башлангыч мәктәптә "Һөнәрләр ярминкәсе", төп мәктәптә - Минем гаиләм һөнәрләре" тикшеренү эше, урта звенода - өлкән сыйныфларның "Дөрес сайланыш яса" профориентация клубы.

Методик көндә Тәтеш көллияте директоры Т. Адаева, Чистай политехника көллияте филиалы директоры урынбасары Н. Люлюзова, "Фоника Гипс" ООО директоры урынбасары А. Йосыпова катнашты.

Методик көнгә йомгакны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева ясады: "... мәктәп балага белем бирү, аның дөньяга карашын киңәйтү, аңа үзен күрсәтү, сәләтен ачыклау һәм үстерү өчен мөмкинлек биръ өчен барысын да эшләргә тиеш. Балага тормыш тәҗрибәсе һәм белем туплауга ярдәм итеп, өлкәннәр тормышына аяк басуда нәкъ менә мәктәп ярдәм итәргә тиеш. Бала һәм җәмгыять арасында арадашчы буларак мәктәпнең тәрбия функциясе нәкъ менә шунда гамәлгә куела".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев