Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәҗбүри фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле

Математикадан база имтиханын 85 чыгарылышның 61е тапшырды. Иң яхшы күрсәткечләр Тәмте һәм Рудник урта мәктәпләрендә - 60,57 балл. Район буенча уртача 4,2 балл, бу уртача республика күрсәткеченнән югары. Математика буенча профильле имтиханны 83 чыгарылыш тапшырган. Иң яхшы күрсәткеч Затон урта мәктәбеннән Владислав Козинда, ул 80 балл җыйган. Ул рус теленнән...

Математикадан база имтиханын 85 чыгарылышның 61е тапшырды. Иң яхшы күрсәткечләр Тәмте һәм Рудник урта мәктәпләрендә - 60,57 балл. Район буенча уртача 4,2 балл, бу уртача республика күрсәткеченнән югары. Математика буенча профильле имтиханны 83 чыгарылыш тапшырган. Иң яхшы күрсәткеч Затон урта мәктәбеннән Владислав Козинда, ул 80 балл җыйган. Ул рус теленнән дә мөмкин булган 100 баллдан 92не җыеп, төпле белем күрсәтте.

Профильле математикадан иң югары уртача күрсәткеч - 65,2 балл - Затон урта мәктәбендә. Рудник урта мәктәбендә берникадәргә аз - 60,57 балл. Район буенча уртача 47,88 балл, бу узган елгы күрсәткечтән өч баллга яхшырак. Рус телен барысы да диярлек яхшы тапшырган. Район буенча уртача 68,5 балл, бу республика күрсәткеченнән биш баллга артык. Затон мәктәбе укытучысы Марина Кулагина искиткеч нәтиҗәгә ирешкән. Аның укучылары рус теленнән имтиханны уртача 84,8 баллга тапшырган. Иң югары балл - 98 - Жанна Муралевада. Икенче күрсәткеч Хамирә Вафинада. Кама Тамагы мәктәбенең 11а сыйныфы имтиханны 79,13 баллга тапшырган. Мәйсәрә Гомәрова җитәкчелегендәге 11 б сыйныф укучылары күрсәткече өченче урында - 71,6 балл. 85 чыгарылыштан 19ы рус теленнән 80 баллдан артык җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев