Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучыларының каникул вакытлары билгеле

2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды.

Ул гражданнарга мәгълүмат бирү өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән «Объясняем. РФ» порталында чыккан.

Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникул – 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр.

Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала, диелә әлеге хәбәрдә.

Көзге каникул вакытына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, россиялеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.

Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев