Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф алдынгылыгында

Иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлек буенча Рудник урта мәктәбе белем бирү учреждениеләре арасында алдынгы урынны били. 1992 елның 16 ноябрендә укытучылар һәм укучылар яңа бинага күченә. Ә 55 еллык мәктәп өчен яңа чор – заманча яңа бинадагы чоры башлана. Быел 85 еллыгын билгеләп үтүче учреждениенең яңа бинада белем бирү эшчәнлеге алып барылуга 30 ел.

Ни өчен бу бинага игътибар зур? Чөнки ул педагогларның, шәһәр төзүче предприятиенең һәм поселок халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу инде поселокта төзелгән өченче мәктәп бинасы. Беренчесеннән җирле фельдшер һәм рәссам Александр Васильев иҗат иткән рәсем калган, ул туган якны өйрәнү музеенда саклана. Икенчесеннән – педагоглар һәм укучылар альбомнарындагы фотосурәтләр.  Өченче мәктәп бинасы күзләрне иркәли, бигрәк тә күптән түгел булган капиталь ремонттан соң.

Узган сишәмбедә мәктәп 30 еллыгын билгеләп үтте.

Хуҗаларны котларга төп ярдәмчеләр – шәһәр төзүче предприятие вәкилләре, поселок җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре килде.

Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, аларга чәй табыны оештырылган иде, узган гасырның 60-70 елларындагы альбомнар сакланган кечкенә мәктәп музеенда мәктәп тарихы турында сөйләделәр, ул елларда эшләгән укытучыларның фотосурәтләрен күрсәттеләр, алар арасында сугышта катнашкан Василий Семенович Филиновның да фотосы бар иде. Ул 60 нчы елларда мәктәпкә җитәкчелек иткән, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында зур абруй казанган. Поселок халкы күп кенә укытучыларның исемнәрен әле дә хәтерли, чөнки мәктәпкә эшкә килгән яшь укытучыларның барысы да диярлек биредә калып, 30-40 ел укучыларга белем биргән һәм рудниклыларның балаларының берничә буынын тәрбияләгән.

- Бу мәктәпне булдыруда бик күп кеше көч куйды, - диде поселокның ветераннар советы рәисе Сергей Алешин. – Алар барысы да безнең алдыбызда, һәм моның ничек җиңел булмавы турында сөйләүләрен телим.

-90 нчы еллар башында мәктәпнең агачтан төзелгән икенче бинасы 200 укучы өчен кечкенә иде, - дип искә ала ул вакытта Кама Тамагы гипс шахтасын җитәкләгән Борис Носков. – Ул чакта балаларыбыз да биредә укыды, ә безнең өчен аларның кайда укулары мөһим булды. Безнең идеяны район җитәкчелеге шунда ук хупламады, ләкин теләгебез көчле иде һәм без максатыбызга ирештек.

- Мәктәп бинасы төзелеше 1991 елның мартында башланды, - диде мәктәпнең элеккеге директоры Динур Гарифуллин. - Ә бер ел да сигез айдан соң өй туен үткәрдек. Төзелешне 1 сентябрьгә тәмамларга өлгермәдек һәм ашыкмаска, беренче чиректән соң күченергә булдык. Укытучылар каникул буе кабинетлар һәм коридорлар юдылар, арыдылар, әмма без бу бурычны башкарып чыгуыбызга бик шат идек, аны хәл итүдә безгә республиканың Мәгариф министрлыгы һәм гипс руднигы зур ярдәм күрсәтте.

- Безнең мәктәп һәрвакыт алдынгылыкта булды, - дип искә ала мәктәпнең элеккеге директоры Румия Хафизова. - БДИ гамәлгә кертелгәч, безнең укучылар бу имтиханны тулы составта диярлек тапшырды, башка мәктәпләрдә моңа сирәкләр генә батырчылык итте. Нәтиҗәдә безнең чыгарылыш сыйныф укучылары уңышлы рәвештә югары уку йортларына керделәр. 2017 елда мәктәпне төп разрядка күчерергә теләделәр, әмма без гражданнар җыелышы җыйдык, мәктәпнең уңышлары турында сөйләдек һәм район җитәкчелеге безгә урта мәктәпне калдырырга ярдәм итте.

- Мин шушы мәктәпне тәмамладым, - диде «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ генераль директоры урынбасары Альберт Мөбәрәкшин. - Мин генә түгел, безнең барлык белгечләр дә – әлеге мәктәпне тәмамлаучылар. Предприятиебез мәктәпнең үзе өчен кадрлар чыганагы булуын яхшы аңлый һәм без һәрвакыт аңа ярдәм итәргә, мәктәпне тәмамлаучыларны укытырга һәм үз коллективыбызга кабул итәргә әзер.

Сәхнәгә дистәләгән еллар буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, алар белән бергә шатланган һәм борчылган, казанышлары белән мәктәп данын еракларга тараткан педагогик коллектив ветераннары чыкты.

Аларның барысына да мәктәп директоры исеменнән Рәхмәт хатлары һәм агачтан юнылган медальләр тапшырылды.

Мәктәп коллективын мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова, педагогларның профсоюз лидеры Светлана Эскаева, Тенеш штп башлыгы Илнур Гыйниятов котлады.

Әйтергә кирәк, мәктәптә кечкенә, шул ук вакытта бик тату коллектив эшли. Бирегә укучыларның район үзәгеннән дә килеп укуы гаҗәп түгел. Мәктәп автобусы белән Кама Тамагыннан көн саен 18 бала, тагын 12се Антоновкадан килә. Биредә һәркемгә урын һәм шөгыль табылган, балалар мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит хисабына бушлай кайнар ризык белән туклана.

Бу мәктәптә укучылар эшчәнлегенең күп юнәлешләре бар, шуңа күрә аларның һәрберсе күңеленә хуш килгән шөгыль тапкан. Ә укучыларның талантын ачу, аларга туры юл күрсәтү, максатка омтылырга ярдәм итү – педагогның төп бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев