Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кыртапа авылы мәчетле булды

Бүгенге көндә республикабызда меңнән артык мәчет эшләп килә. Кайчандыр киселгән манаралар торгызыла, яңа изге йортлар төзелә. 10 сентябрьдә Кыртапа авылына да нур, халыкның күңеленә сафлык иңде- изге күңелле кешеләр ярдәме белән мәчетле булды. Ул районда 27 нче мәчет булып теркәләчәк. Совет чорында авылда булган мәчетнең манарасы киселеп, бина башлангыч мәктәп...

Бүгенге көндә республикабызда меңнән артык мәчет эшләп килә. Кайчандыр киселгән манаралар торгызыла, яңа изге йортлар төзелә.

10 сентябрьдә Кыртапа авылына да нур, халыкның күңеленә сафлык иңде- изге күңелле кешеләр ярдәме белән мәчетле булды. Ул районда 27 нче мәчет булып теркәләчәк.

Совет чорында авылда булган мәчетнең манарасы киселеп, бина башлангыч мәктәп ролен үти. Бу авылда туып-үскән бертуган- Тәлгать һәм Асфан Гыйлфановлар авылны мәчетле итү теләге белән яналар, тик агымдагы елда Тамбов шәһәрендә гомер кичерүче Тәлгать абый вакытсыз дөнья куя. Аның теләген барлык матди чыгымнарны үз өсләренә алып улы Марат, Асфан абый, аның улы Илдар, энекәше Айнур, кияве Айдар, кодасы Әнсар абый тормышка ашыра. Гыйлфановларның изге эшләреннән тагын Иске Барыштагы мәчет төзелешенә күрсәткән ярдәм, Кыртапада икенче яңа зират булдыру, чишмәне төзекләндерүне дә әйтеп узарга кирәк.

Мәчет әкияти кыска срокта- өч ай эчендә төзелеп бетә. Аның заманча эшләнеше, матурлыгына таң калырлык. Мәчет тирәсен әйләндереп алу, агачлар утыртуда авыл халкы зур ярдәм күрсәткән. Моны Аллаһының кодрәте, могҗизасы дими ни дисең инде! Яңа мәчет элеккеге мәчет бинасы белән янәшә төзелгән. Дин йортын "Тәлгать" исемендәге мәчет дип атаганнар. Мулла итеп халык җыенында Каһир Галиуллин сайлап куелган.

Динне куәтләүче- мәчет ачу тантанасына «Бердәм Россия» БСП җирле бүлекчәсе секретаре Павел Лоханов, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, бөтен авыл халкы, кайткан кунаклар, дин әһелләре килгән иде. Һәркемнең йөзендә шатлык, елмаю чагыла. Тантананы ачып Камил хәзрәт кыртапалыларны бу шатлыклы һәм истәлекле көн белән котлады. Вәгазь, Коръән аятьләре укыды. Мәчетнең эшләп торуын, халыкның дин йортына йөрүен теләде. Район җитәкчесе Павел Лохановка истәлек бүләге, Марат Гыйлфанов һәм Асфан Гыйлфановка рәхмәт хаты тапшырды. Аннан сүз алып Павел Николаевич республикабызда, районыбызда төрле дин әһелләренең бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәүләрен ассызыклап үтте. "Матур, тату яшәү үрнәгебез алга таба да дәвам итсен. Моның өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Сезнең фикер-теләкләрегезне тыңларга, кирәк чакта ярдәм итәргә без әзер",-диде ул.

Асфан Гыйлфанов үз чыгышында Павел Лохановка рәхмәтен җиткерде. "Павел Николаевич авыл белән танышырга килгәч тә, иң элек мәчеткә керде. Нинди проблемалар булуы белән кызыксынды. Бер елмаю да сәдака диләр. Аның шулай хәл белешүе күңелебезне күтәрде, исән-сау эшләсен". Аннан Асфан абый мәчет төзелешендә ярдәм итүчеләргә үзенең бүләкләрен тапшырды. Тәлгать абыйның улы Марат сүз алды. "Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм,- диде ул. - Авылыбызда мәчет ачылды, икенчедән, әтиебез Тәлгатькә биргән вәгъдәбезне үтәдек. Авылның йөрәге- мәчет. Ул һәрвакыт эшләп торсын, дини йолаларыбыз үтәлсен иде",-дигән теләкеләрен җиткерде. Авылның өлкән кешеләреннән Венера Галиуллина чыгыш ясады. Мәчет төзелешендә эшләүчеләрне аш-сулар хәзерләп тукландырып торган Фирая Гыйлфанова белән Хәсимә Миңнуллинага рәхмәт сүзләрен әйтте. Каһир Галиуллин үз теләкләрен җиткерде. Халык тәкъбир әйтеп мәчет эченә узды. Әнә шулай бу көнне авыл өстендә зарыгып көтелгән азан тавышы яңгырады. Алла боерса, биредә быел Гает намазы да укылыр. Изге күңелле Гыйлфановлар нәселенә Кыртапа халкы мәңге рәхмәтле булыр. Мәчет салдырган кешегә оҗмахка туры юл, диләр. Амин, шулай була күрсен! Авыл халкы да бу мәчетнең кадерен белеп, динне куәтләп, яклап яшәр, иншалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев