Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куркынычсызлык мәктәбе

"Дәрестән соң мәктәп" проектын тормышка ашыру кысаларында "Спорт туризмы" юнәлешендә 2013 елда гомуми өстәмә белем бирү оештырылды. ТР буенча Россия МЧС баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 16 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр Биектау районының "Костер" лагеры базасында "Куркынычсызлык мәктәбе-2014" республика ярышлары үткәрде. Анда республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 40...

"Дәрестән соң мәктәп" проектын тормышка ашыру кысаларында "Спорт туризмы" юнәлешендә 2013 елда гомуми өстәмә белем бирү оештырылды.

ТР буенча Россия МЧС баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 16 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр Биектау районының "Костер" лагеры базасында "Куркынычсызлык мәктәбе-2014" республика ярышлары үткәрде. Анда республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 40 команда катнашты, алар 6 төр катнаш ярышта көч сынашты. Ярышларның максаты- шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре буенча белемнәрне тикшерү, гадәттән тыш хәлләрдә "Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре" дәресләрендә алган практик күнекмәләрне куллану. Безнең районнан анда Затон урта мәктәбе, кадет интернат-мәктәбе һәм Кама Тамагы урта мәктәбеннән Диана Закирова, Эвелина Гайнуллина, Гөлия Шиһапова, Павел Заикин, Евгений Шишкин, Данил Минеев, Михаил Салмин һәм Андрей Кузьмин катнашты. Төркемнең җитәкчесе Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокин, тренер Николай Егоров. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең укучылар Казан шәһәре, Теләче һәм Балтач районнары командаларыннан калышып, дүртенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев