Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кулай мохит

Узган атнада Яшел Үзәндәге "Идел" тернәкләндерү үзәгендә "Кулай мохит" дәүләт программасын тормышка ашырганда инвалидлар иҗтимагый оешмасының урыны һәм роле" темасына бер атналык семинар үткәрелде. Безнең районнан анда район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, ТРО ВОИ членнары Гөлсинә Лотфуллина һәм Игорь Дыренков катнашты. Семинарда катнашучылар алдында Төзелеш, архитектура һәм ТХК министрлыгы,...

Узган атнада Яшел Үзәндәге "Идел" тернәкләндерү үзәгендә "Кулай мохит" дәүләт программасын тормышка ашырганда инвалидлар иҗтимагый оешмасының урыны һәм роле" темасына бер атналык семинар үткәрелде.
Безнең районнан анда район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, ТРО ВОИ членнары Гөлсинә Лотфуллина һәм Игорь Дыренков катнашты.
Семинарда катнашучылар алдында Төзелеш, архитектура һәм ТХК министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белгечләре катнашып, инвалидларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Семинарда катнашучылар Идел буе районы социаль яклау учреждениесендә булдылар, биредә күрү һәм ишетү буенча инвалидлар, коляскадагы инвалидлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук семинар кысаларында җәмәгать урыннарында инвалидлар өчен махсус шартлар тудыру планында район вәкилләре өчен укулар булды. Барлык катнашучылар бу өлкәдә эксперт буларак белемнәрен раслаган сертификатлар алды. Семинар кысаларында яшьләр форумы үткәрелде, анда Совет сайланды. Форумда Игорь Дыренков катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр бергәләп үзләрен борчыган проблемаларны хәл итәргә тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев