Кул эшләренә өйрәнеп
Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча тәрбиячеләр ата-аналар катнашы белән балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык, үз белемен арттыру өстендә эшли белү кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә дә ел дәвамында тематик атналар, кызыклы кичәләр, кул эшләре күргәзмәләре һәрдаим уздырылып тора. Бу эш безнең "Салават күпере" бакчасында яхшы куелган. Җәйге...
Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча тәрбиячеләр ата-аналар катнашы белән балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык, үз белемен арттыру өстендә эшли белү кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиеш.
Шуңа күрә дә ел дәвамында тематик атналар, кызыклы кичәләр, кул эшләре күргәзмәләре һәрдаим уздырылып тора. Бу эш безнең "Салават күпере" бакчасында яхшы куелган. Җәйге ял планы буенча ата-аналар һәм тәрбиячеләр арасында кулдан эшләнгән әйберләр ясау буенча тематик атналык игълан ителде. Атналыкны "Могҗизаларны үз кулларыбыз белән" дип атадык. Балалар тормышын кызыклы итәргә яратучы ата-аналар бу эшкә бик теләп алынды. Алар төрле кәгазь эшләнмәләре, мавыктыргыч уеннар уйлап таптылар һәм бу эшкә балаларын да җәлеп иттеләр. Сабыйларга да ата-аналары белән ясаган әйберләр бик ошый. Ябыштыру, кисү, тотып тору кебек эшләрне бик теләп башкаралар. Алар ата-аналары белән горурланалар, тагын-тагын да шундый бердәм эшләрдә катнашырга күңелләре үсә. Алып килгән әйберләр арасында судагы аккошлар да, аквариумда йөзүче балыклар да, искиткеч матур чәчәк букетлары да бар иде. Өлкәннәр төркеменә йөрүче Шулаевлар гаиләсе тәкъдим иткән математик уен шөгыльләрдә дә, буш вакытта уйнаганда да балаларга ярдәмчел материал булыр дип уйлыйбыз. Бу төркемгә йөрүче балаларның ата-аналары Гыйлметдиновлар, Кудаловлар, Төхвәтуллиннар, Гафиатуллиннар гаиләләренә үз эшләрен тәкъдим итеп куандырдылар. Балалар белән бергә шатланып, төрле күргәзмәләрдә катнашу һәр ата-ананың да кулыннан килә. Балаларыбызны әнә шулай күбрәк сөендерик. Бәхетле балачак бүләк итик. Балалар бакчасына йөргән һәр көн күңелле мизгелләр булып истә калсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев