Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Конкурс тәмамланды

1-2 августта Идел аръягы зонасында гомумбелем бирү учреждениеләрен яңа уку елына иң яхшы әзерләүгә смотр-конкурс тәмамланды. Әлеге конкурс икенче ел үткәрелә. Безнең зона мәгариф идарәсе җитәкчеләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле җитәкчелегендә районда өчәр мәктәпкә бәя бирде. Быел җирәбә Көрәле башлангыч, Красновидово төп һәм Кама Тамагы урта мәктәбенә төште....

1-2 августта Идел аръягы зонасында гомумбелем бирү учреждениеләрен яңа уку елына иң яхшы әзерләүгә смотр-конкурс тәмамланды.

Әлеге конкурс икенче ел үткәрелә. Безнең зона мәгариф идарәсе җитәкчеләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле җитәкчелегендә районда өчәр мәктәпкә бәя бирде. Быел җирәбә Көрәле башлангыч, Красновидово төп һәм Кама Тамагы урта мәктәбенә төште. Конкурс комиссиясен министр урынбасары Лилия Сидорова җитәкли. Ул Көрәле мәктәбе турында җылы сүзләр генә әйтте. Биредә, чынлап та, уңайлы, чиста, әмма минуслары да бар, ул укытучыга гына бәйле түгел. Болар - медкабинет һәм спорт залы. Әмма мәктәпкә 4 укучы гына йөрүне исәпкә алганда, авылда медпункт бар һәм кабинетларның берсе физкультура белән шөгыльләнү өчен яраклаштырылган, проблема хәл ителмәслек түгел. Безнең зонадагы җиде районда 21 мәктәпкә бәя бирелгән. Кама Тамагы урта мәктәбе конкурс нәтиҗәләре буенча 5 урынны алган. Кайбыч районы гомумбелем бирү учреждениеләре конкурс лидерлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев