Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кояшлы калкулыкта урнашкан мәктәп

Рудник урта мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Таучылар бистәсендәге мәктәпнең бүген ничек яшәве турында газетабызга рус теле һәм әдәбияты укытучысы – берничә буын укучыларның тәҗрибәле остазы Валентина Вәлиева сөйләде.

“Нәрсә ул Рудник? Ул кояшлы калкулыкта урнашкан мәктәп...”- дип җырлый Рудник мәктәбе укучылары. Ә ул нинди мәктәп? Хәзер аның турында сезгә сөйләп үтәм. Тенеш поселогында калкулыкта ике катлы зур һәм якты мәктәп тора. Керү юлында ике яктан да чәчәкләр каршы ала, аларны укытучылар һәм укучылар үстерә, биредә күп санлы петуньялар, цинияләр, бәрхет чәчәкләре, розалар үсә.

Белем йортына инде 30 ел, әмма өч ел элек капиталь ремонттан соң яңартылган бинага карап, моңа ышануы да авыр. Тәрәзәләргә матур жалюзилар эленгән, фойеда уңайлы диваннар тора, кабинетларда һәм ашханәдә – яңа җиһазлар, барысы да яңа, якты һәм матур. Мәктәптә яшь укытучылар эшли башлады, яңа укучылар барлыкка килде, мәктәп зур һәм тату гаилә яши торган йортка әверелде.

Энергиясе ташып торган, сөйкемле директор Гөлүсә Хәсәнова җитәкчелегендә талантлы педагоглар коллективы оешты. Бу яшь ханым үзенең энтузиазмы, бетмәс-төкәнмәс эш дәрте һәм тырышлыгы белән хәтта укыту өлкәсендә утыз еллык тәҗрибәсе булган педагогларны да җәлеп итә. 

Зирәк остазлар – Румия Хафизова, ирле-хатынлы Гарифуллиннар, Венера Хөсәенова, Галина Чекутова, Анастасия Миңнегалиева, Илмира Фәтхулова, Альбина Мошкова бүгенге көнгә кадәр белем орлыклары чәчә. Укытучылар сафына яшь креатив укытучыларның яңа дулкыны да кушылды, болар – Алинә Камәретдинова, Гөлнара Гобәйдуллина, Анастасия Щукина, Лилия Гайнуллина. Шулай ук Эльвира Миннегалиева, Любовь Миннеҗанова, Надежда Князева үзләренең уңышлары белән куандыруларын дәвам итә һәм хәзер безнең мәктәпне Кама Тамагы районында гына түгел, республикада да яхшы беләләр.

Тырышып хезмәт куючы педагоглар җитәкчелегендә мәктәп укучылары уку программасын үзләштереп кенә калмыйча, ел саен республика һәм бөтенроссия конкурсларында, олимпиадаларда, конференцияләрдә искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә. Укучылар “Салават күпере сәхнәсе экологик фестивалендә, Мәктәп экопатруле бәйгесендә, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурста, Татарстан милли проектлары-2019конкурсында, “Бала хокуклар дөньясында” мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында, Спортны күзләр белән” Бөтенроссия рәсем конкурсының республика этабында, “Туризм: теория һәм практика” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә, “Эшче һөнәрләр” конкурсында (лепбук), “Эрудит” әйләнә-тирә дөнья буенча олимпиадасында, хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасындагы конкурста, коррупциягә каршы юнәлтелгән конкурста (Кремльгә чакыру белән), социаль мөһим проектлар конкурсында, “Куркынысыз юл” иҗади эшләр бәйгесендә, Парклар маршы – 2021” халыкара акциясенең Без дөньяны чистартабыз экологик десантлар конкурсында катнаша.

Бу – казанышларның бер өлеше генә, укучылар башка конкурсларда, төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә дә күп санлы призлы урыннар яулый. Мәктәптә, районда, республикада уздырыла торган барлык чараларда актив катнашучы, конкурсларда, фестивальләрдә җиңү яулаучы укытучылар һәм ата-аналар алар өчен һәрвакыт үрнәк булып тора, һәм барысы бергә горур рәвештә калкулыкта урнашкан  мәктәп данын яклыйлар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев