Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Китапка икенче тормыш бүләк ит”

Татарстанда 30 майдан 30 августка кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит" хәйрия акциясе бара. Әгәр өегездә укылган китаплар - мәктәп программасы буенча әдәбият, төрле энциклопедия, дәреслекләр бар икән, аларның барысын да мәктәпкә бүләк итә аласыз. Китаплар яхшы хәлдә булырга тиеш. Мәктәп китапханәсе аларны бик теләп кабул итәчәк, ә сезнең китапларыгыз...

Татарстанда 30 майдан 30 августка кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит" хәйрия акциясе бара.
Әгәр өегездә укылган китаплар - мәктәп программасы буенча әдәбият, төрле энциклопедия, дәреслекләр бар икән, аларның барысын да мәктәпкә бүләк итә аласыз. Китаплар яхшы хәлдә булырга тиеш. Мәктәп китапханәсе аларны бик теләп кабул итәчәк, ә сезнең китапларыгыз укучыларга файда һәм канәгатьләнү китерәчәк. Акциянең максаты - мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплары белән тулыландыру. Аның бурычлары: балаларны китап укуга тарту, китапка карата гуманлык һәм сакчыл караш тәрбияләү. Акциядә катнашу ирекле. Анда мәктәп укучылары гына түгел, теләгән барлык кеше, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Үзегезнең элеккеге мәктәбегезгә бүләк ясарга теләсәгез, аны рәхмәт әйтеп кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев