Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Килдем дә эшлим

Фирдәвес Дәминова 70 нче елларда дәрәҗәле саналган Борнаш урта мәктәбен тәмамлаган.

Анда авыл халкы гына түгел, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр, шул исәптән безнең район балалары да укыган. Мәктәптә төпле белем-тәрбия биргәннәр,  шуңа күрә аны тәмамлаган балаларның күбесе югары уку йортларына кергән, ә аннан соң карьера баскычы буенча уңышлы күтәрелгәннәр.

Фирдәвес укытучы һәм бригадир гаиләсендә үсә. Әтисенең абруе бәхәссез була. Ул дүрт баласының да ата-аналар җыелышларына йөргән, аларның укуын һәм тәртибен контрольдә тоткан.

- Әти һәвәскәр спортчы һәм җанатар иде. Мин үзебезнең барлык хоккейчыларыбызның да исемнәрен белә идем. Без уеннарны карап, спорт яңалыкларын тыңлап үстек. Спортка булган мәхәббәтем гомерлеккә калды. Мин аны укучыларымда да тәрбияләргә тырышам.

Рус мәктәбенә юллама алгач, аптырап калдым. Нәрсә әйтергә кирәген уйларга, рус теленә тәрҗемә итәргә һәм аннан соң гына әйтергә туры килде. Акцентым бик көчле иде, ләкин вакытлар узу белән мин елгачылар бистәсенә ияләштем. Биредә минем бөтен гомерем узды, монда минем укучыларым һәм яраткан мәктәбем. Аны бик яратам, минемчә, безнең мәктәп иң  яхшылары рәтендә.

- Фирдәвес Нурулла кызы үз эшен белүче укытучы гына түгел,  искиткеч  остаз, бик яхшы тәрбияче, - ди аның турында мәктәп директоры Елена Муратьязова. - 2007 елда үземнең беренче сыйныфымны мин аның белән параллель чыгардым. Ул чакта миңа барлык мәсьәләләрдә ярдәм итте.

Фирдәвес Нурулла кызы бик тырыш кеше. Башлаган һәр эшен ахырына кадәр җиткерә. Өмәләрдә үрнәк күрсәтеп, барысыннан да күбрәк эшли. Ул предметны укытып кына калмый, үзен  бөтенләе белән математикага багышлый.

– Мин консерватив кеше, бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә  яратмыйм, - ди Фирдәвес Дәминова. - Бу мәктәпкә килдем һәм төпләндем, Затон мәктәбе укытучысы булып эшли башлавыма тиздән 40 ел була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев