Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Киләчәккә караш

Әле кыш, ә укучыларның барлык уй-фикерләре алда торган имтиханнар турында. Кайсы фәнне сайларга, ничек дөрес әзерләнергә? Әмма чыгарылышларны бу гына борчымый. Кая укырга керергә, аннары кайда эшләргә - бүген бу сораулар бик актуаль.

Дүшәмбе Кама Тамагы урта мәктәбендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның район мәктәпләре чыгарылышлары белән сөйләшү темасы да нәкъ әнә шуңа багышланган иде. Әлеге очрашуда шулай ук район предприятие һәм учреждение җитәкчеләре дә катнашты. ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев киләчәктә район сырхауханәсенә нинди табиблар кирәклеге, медицина институтына максатчан юлламаны нинди шартларда бирелүе, республикада авылда калган яшь белгечләргә нинди ташламалар каралганлыгы хакында сөйләде. УСХиП җитәкчесе Александр Сычев өлкән сыйныфларга яшь белгечләр өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге вакансияләр һәм субсидияләр турында мәгълүмат бирде. Район территориясендә урнашкан ике тау токымы чыгару сәнәгать предприятиесе соңгы вакытта җитди игътибар үзәгенә әверелде. Заманча эшләү шартлары, лаеклы хезмәт хакы һәм моның өчен шәһәргә күченеп китәсе түгел. «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ генераль директоры Сергей Алешин чыгары-лышларга предприятие өчен кирәкле белгечлек алу өчен кайда нинди белем алырга мөмкин булуы хакында сөйләде.

Укучылар алдында шулай ук Казан юридик академиясе студенты Затон урта мәктәбен тәмамлаган Элина Фирсова чыгыш ясады. Ул бүген ныклы белем һәм аны практикада куллануның, актив позиция һәм тормышка заманча карашның бәяләнүе хакында әйтте. Элина егет-кызларны районга әйләнеп кайтырга өндәде, биредә дә эш тәҗрибәсе булмыйча белгечлек буенча эш табу мөмкинлеге бар.

Зөфәр Галимуллович очрашуга йомгак ясады. Ул укучылар игътибарын район перспективасына юнәлдерде. «Фоника Гипс», тәмтедә теплица хуҗалыгы, гипс руднигы, гаилә фермалары, лизингка техника һәм җиһазлар - эшләү теләге булганнар өчен мөмкинлекләр һәм хөкүмәт ярдәме чараларының тулы булмаган исемлеге бу. Булачак һөнәреңне сайлаганчы төптән уйларга кирәк. Аңа ихтыяҗ бармы, белгечлегегез буенча эш таба аласызмы, шәһәрдә яши аласызмы? Бәлки, районга кайтып, биредә файда китерү яхшырактыр? Бүген районга зоотехниклар, ветеринарлар, инженерлар, төзүчеләр, табиблар, агрономнар кирәк.

Быел урта мәктәпне 120 укучы тәмамлый. Шуларның 95е Казан ВУЗларына укырга керергә ниятли. Аларның кайсысы туган ягына кайтып, кече ватанына файда китерер, районда үз көченә кулланыш таба алырмы? Әлегә җавапларга караганда сораулар күбрәк. Быелгы чыгарылышлар, аларның ата-аналары, укытучылар биш ел алга карарга, таләп ителгән белгечлекләр әзерләүче ВУЗларга керү өчен кирәк булган фәннәрне сайларга тиеш. Бүген ВУЗга керү генә аз, студент беренче курстан ук кайда эшли алачагын белергә тиеш.

Ахырдан Зөфәр Галимуллович залдан әйтелгән сорауларга җаваплар бирде. чыгарылышлар һәм укытучыларны районда белгечләр өчен торак төзелеше, Буага кадәр автобус рейслары оештыру, Казанга кадәр студентлар өчен ташламалы билет бәяләре һ.б. кызыксындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев