Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелләрдә очрашу җылысы

"Татнефть-Арена" Татарстан Республикасындагы иң яхшы педагогларны хөрмәтләү урыны булды.

Беренче тапкыр безнең районнан мондый чарага 30 кеше составындагы делегация барды. Без тагын бер кат республикада талантлы балалар үсүенә ышандык, бәйрәм чарасы вакытында иҗади берләшмә үзәкләрендә шөгыльләнүче күпсанлы бию һәм вокаль коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәм "Көз-2015" мода коллекциясен күрсәтүдән башланды, аны танылган "Шарм" театры тәкъдим итте. Ике сәгать ярымлык бәйрәм сизелмичә узып китте, чөнки барлык нечкәлекләренә кадәр уйланылган иде: ГТО нормаларын тапшыруны кертү дә чагылыш тапты; хәрәкәтләрдәге динамика, оста куелыш сокландырды!

Республикадагы өстәмә белем бирүдә иң яхшы педагоглар, иң яхшы сыйныф җитәкчеләре, иң яхшы тәрбиячеләр, иң яхшы укытучылар, иң яхшы мәктәп директорлары- барысы да Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан ихтибар үзәгендә булды һәм бүләкләр алды. ТР Президенты исеменнән педагогларны котлаган хөкүмәт җитәкчесе мөрәҗәгатендә педагоглар хезмәтенә лаеклы бәя бирелде, беренчел бурычлар билгеләнде: белем бирүнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын тагын да күтәрергә, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмаска.

Республиканың потенциалы бик зур. Президент һәм хөкүмәт тарафыннан күп эшләр башкарыла, калганы укытучылар кулында. Бу хакта ТР Мәгариф министры Энгель Фәттахов та билгеләп үтте.

"Самоцветы" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы республикадан бүләк булып бәйрәмне тагын да бизәде, артистларга кушылып залда утыручылар да җырлады һәм биеде.

"Без сезгә шушы зур дөньяда бәхет телибез"- "Самоцветы" төркеме бәйрәм чыгышын көчле алкышлар астында әнә шундый сүзләр белән тәмамлады. Ә залда утыручылар шушы очрашу җылысын өйләренә, үз коллективларына алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев