Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кечкенә авыл мәктәбенең көндәлек тормышы

Красновидово төп мәктәбендә бүген 27 бала укый. Узган гасырның 80 нче елларында Горький исемендәге колхоз акчасына төзелгән иркен бина мәктәп өчен генә хезмәт итми. Биредә белем бирү учреждениесе белән бер түбә астында балалар бакчасы, фельдшерлык пункты, китапханә, авыл җирлеге Советы урнашкан.

Әмма зур булмаган состав белән дә мәктәп укучыларны укыту һәм тәрбияләү буенча үзенә билгеләнгән вазыйфаларны башкаруны дәвам итә. Язучы Максим Горькийның бай музее белән авыл бөтен тирә-юньгә билгеле булса да, педагоглар укучылар белән бергә мәктәптә үз музейларын булдырырга уйлый.

- Технология укытучысы Елена Владимировна Кудрявцева бу эшне башлап җибәрүче булды, - ди Красновидово мәктәбе директоры Роза Сайкина. - Без кабинетны бушаттык һәм тематиканы билгеләдек. «Туган якны өйрәнү», «Авылдашлар - Бөек Ватан сугышы ветераннары», «Горький исемендәге колхоз тарихы» кебек юнәлешләр буенча эшләргә булдык һәм Максим Горькийга багышланган почмак ясамый кала алмадык. Музейны булдыруда педагог Наталья Ивановна Оленина зур ярдәм күрсәтте. Ул географ һәм туган якны өйрәнүче буларак, безнең мәктәптә эшләгән еллар дәвамында бик күп кызыклы экспонатлар һәм материаллар туплаган, аларны музейга тапшырды. 

- Без эзләнү, тикшеренү эше укучыларыбызны экологик, тарихи конкурсларда катнашырга рухландыра дип саныйбыз. "Мин һәм Кызыл китап” конкурсында укучыларның яхшы нәтиҗәләре моңа дәлил булды. Балалар кызыксынып тарихи диктантлар яза, мәдәни марафоннарда катнаша. Укучылар мәктәптән тыш эшләр үзәге, мәгариф идарәсе, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе оештырган барлык чараларда актив катнашалар, - дип дәвам итә Роза Рәшит кызы.

- Шулай итеп, безнең балалар ЮХИДИнең Югары Ослан бүлеге уздырган “Куркынычсыз юл” бәйгесе призерлары булдылар, “Бозда уяу булам” конкурсында билгеләп үтелделәр. "Балалар күзлегеннән участковый" конкурсында 3 нче сыйныф укучысы Виктория Кутянина җиңү яулады. Грамоталар һәм бүләкләрне “Кама Тамагы” полиция бүлеге җитәкчесе Айдар Таһиров тапшырды.

Гомумән, мәктәп хәрби-патриотик юнәлеш буенча максатчан эшли, аның белән тарих укытучысы Александра Викторовна Макарова җитәкчелек итә. Дүртенче сыйныф укучысы Ирина Бельдий «Идел таңнары» газетасы редакциясе инициативасы белән районда узган «Үлемсез полк» конкурсының дипломанты булды. Әмма укучылар сугышта катнашучылар турында материаллар җыеп, эссе язып кына калмыйлар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә куелган обелискны карау буенча акцияләр дә үткәрәләр, авылда беркеме дә калмаган педагогларның каберләрен карыйлар.

Без музей – мәдәният йорты – китапханә – мәктәп тыгыз бәйләнештә эшлибез. Безгә бу оешмаларның хезмәткәрләре еш килә һәм без уртак чаралар үткәрәбез. 7 декабрьдә мәктәптә авыл китапханәчесе Ольга Оленина катнашында Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды. Күптән түгел укучылар Казанның «Минем Россия» тарихи паркында булдылар. Аннан бик күп тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән рухланып кайттылар. Бу сәфәр балаларны тарихны өйрәнергә канатландырды.

Мәктәп директорының сүзләрен әти-әниләрнең берсе Полина Мирошниченко да раслый: “Безнең мәктәпнең барлык укытучыларына рәхмәтемне белдерәсем килә! Безнең өч чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән минем улым да, автотранспорт техникумында укый, узган атнада ата-аналар җыелышы булды, безнең балалар турында бары тик уңай сүзләр генә әйттеләр, ә белемнәре буенча алар шәһәр студентларыннан көчлерәк. Хөрмәтле укытучылар, безнең балаларга биргән белемегез, куйган хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә! Барыгызга да бәхет, иҗади уңышлар, авыр эшегездә сабырлык телим! Мин һәрвакыт авыл мәктәбе - көчле мәктәп дип әйтә идем һәм шул фикердә калам!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев