Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагыннан педагог-психолог, логопед Наталья Гыйззәтова балаларда сөйләм телен үстерү турында сөйли

- Наталья Ивановна, психолог белеме сезгә укытучы-логопед булып эшләргә ярдәм итәме? - Әлбәттә, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге бала белән индивидуаль эшли башлаганчы ышанычлы мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк. Кагыйдә буларак, сөйләмендә тайпылыш булган балалар бик оялчан. Бала һәм логопед арасында элемтә урнаштыру да кайчак җиңел булмый. - Хәзер сөйләмендә тайпылышлар булган балалар...

- Наталья Ивановна, психолог белеме сезгә укытучы-логопед булып эшләргә ярдәм итәме?

- Әлбәттә, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге бала белән индивидуаль эшли башлаганчы ышанычлы мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк. Кагыйдә буларак, сөйләмендә тайпылыш булган балалар бик оялчан. Бала һәм логопед арасында элемтә урнаштыру да кайчак җиңел булмый.

- Хәзер сөйләмендә тайпылышлар булган балалар еш очрый. Бу нәрсә белән бәйле?

- Бәлки баланың барыннан да элек үзе генә калуы белән бәйледер, чөнки берәүгә дә сер түгел, хәзерге буын күпчелек вакытын компьютер һәм телевизор каршында үткәрә. Ә алай ярамый. Ата-аналарның балага күбрәк игътибар бирүе мөһим. Алар белән китаплар укырга, сөйләшергә, уйнарга кирәк.

-Сөйләмендәге кимчелекләргә ата-аналар кайчан игътибар итәргә тиеш?

- 2 яшьтән 3 яшькә кадәр сөйләм үсешенең фундаменты салына. Әгәр сөйләм үсешендәге тоткарлыкка вакытында игътибар бирелмәсә, проблема артачак һәм мәктәпкә кергәнче аны бетерү өчен вакыт җитми.

- Ничә яшьтә логопед белән шөгыльләнә башларга?

- Барысы да баланың индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле.

- Ничә яшькә кадәр сөйләмдәге җитешсезлекләрне төзәтүе җиңелрәк?

- Эш сөйләмдәге тайпылышларны төзәтү җиңел яки авыр булуда түгел. Барысы да сөйләм бозылу төренең дәрәҗәсенә бәйле. Авазларны әйтүне төзәтү җиңелрәк (мәсәлән, нинди дә булса бер авазны әйтә алмау). Әгәр бу авазларны әйтүдә катлаулы җитешсезлек булса, ул вакытта сөйләм дә артта кала яки хәтта сөйләм үсешенең тоткарлануына китерергә мөмкин. Балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче бала барлык авазларны да чиста әйтергә тиеш. Башкача булганда мәктәпкәчә яшьтәге балада дөрес сөйләм барлыкка килми һәм мәктәптә дисграфия (язу бозылу) һәм дислексия (уку бозылу) күзәтелә.

- Сөйләшүдәге проблемаларны укытучы-логопед кына хәл итә аламы яки бала белән өстәмә шөгыльләнеп, ата-аналар да бу проблеманы хәл итәргә мөмкинме?

- Белгечнең үзенә генә бу проблеманы хәл итү авыр. Аеруча катлаулы дефект булганда. Сөйләм коррекциясе процессын тизләтү өчен күнегүләрне көн саен кабатларга кирәк. Беренче чиратта ата-аналар нәтиҗә белән кызыксынырга тиеш. Әгәр логопед белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк икән, интерактив чаралар ярдәмендә сөйләмдәге тайпылышларны төзәтеп, дөрес сөйләмне булдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев