Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагында кадет мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 27 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды

Концертка сугышчы-интернационалистлар Валерий Пантелеев, Рәфыйк Нәбиуллин, Анатолий Войков - 8 сыйныф укучысы Георгий Войковның әтисе, хәрби комиссариат ПППУМР бүлеге җитәкчесе Альберт Закиров, кадет мәктәбе тәрбиячеләре Сергей Кулагин, Эдуард Сабиров, Равил Рәхмәтуллин, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар чакырылды. Укучылар сугышчы-интернационалистларны бәйрәм белән котлады, без сугышта үлеп калучыларны искә алды һәм арабызда...

Концертка сугышчы-интернационалистлар Валерий Пантелеев, Рәфыйк Нәбиуллин, Анатолий Войков - 8 сыйныф укучысы Георгий Войковның әтисе, хәрби комиссариат ПППУМР бүлеге җитәкчесе Альберт Закиров, кадет мәктәбе тәрбиячеләре Сергей Кулагин, Эдуард Сабиров, Равил Рәхмәтуллин, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар чакырылды.

Укучылар сугышчы-интернационалистларны бәйрәм белән котлады, без сугышта үлеп калучыларны искә алды һәм арабызда яшәүче ветераннарга хөрмәт сүзен җиткерде. Бу көнне буыннар алышыну темасына багышланган җырлар шактый яңгырады. Аларның һәркайсы көчле алкышларга күмелде.
Шунысы шатлыклы, үсеп килүче буынның патриотик потенциалы зур. Вакыт тирән яраларны да дәвалый.
Әфган сугышын узган һәм туган якларына кайтып намус белән эшләүче, балалар һәм оныклар үстерүче сугышчыларга болай диясе килә: "Сез сугышчан батырлык нигезләрен саклап кына калмыйча, көндәлек тормышта аны ныгытасыз да, яшәү һәм үлем көрәшен җиңә алдыгыз. Сез зур хөрмәткә лаек!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев