Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы урта мәктәбендә һәр елны Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәме уздырыла

Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем күңелгә килә. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Шигырьләре безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар...

Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем күңелгә килә. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.

Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Шигырьләре безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга, әдәплелеккә өнди. Кайсы гына шигырен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Мәктәбебездә һәр елны Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәме уздырыла.
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә 1-8 нче сыйныфы укучылары катнашты. Алар Г.Тукайның замандашлары һәм Тукай язган шигырьләрне сәнгатле итеп сөйләделәр.
6 сыйныф укучылары "Кәҗә белән Сарык" әкиятен, 4Б сыйныфы укучылары "Кызыклы шәкерт" шигырен, 1А сыйныфы укучылары: З.Исмәгыйлева, М.Шакирова "Бала белән Күбәләк" шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәт-теләр. А.Семагина (1Б), К.Гыйльметдинов (2А), К.Әхмәтҗанов (2А),Д.Шәмсиева (2Б), Д.Мо-розова (2А), М.Дорож-кова(2А), Э.Хәйруллина (3А), Р.Бикмуллина (4Б), Г.Гомәрова (4Б), А.Кетцян (4Б), А.Кузнецова (4А), И.Закирова (4Б), А.Вафин (7Б), А.Хәйруллина (7Б), А.Әхмәтшина (7Б) башкарган шигырьләр дә искиткеч матур яңгырады. Бәйрәмне 8А сыйныфы укучылары Р.Нафигова, Л.Хәкимова алып барды.
Китапханәдән килгән хезмәткәрләр: М.Заһ-ретдинова, Г.Сәмәрхәнова китап күргәзмәсе белән таныштырып үттеләр һәм Г.Тукай иҗаты турында бай мәгълүмат бирделәр. Барлык актив катнашкан балалар да Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Иҗаты чынлап та -мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев