Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы укучылары Актанышта фәнни-эзләнү конференциясендә катнашты

5 декабрьдә Актаныш муниципаль районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укучыларының "Туган телем - шагыйрьләр теле" дигән lll республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Бу чарага 400дән артык эш җибәрелеп, 91 эш икенче турга сайлап алынды. Шул эшләр арасында безнең районнан да ике укучыбызның эше бар....

5 декабрьдә Актаныш муниципаль районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укучыларының "Туган телем - шагыйрьләр теле" дигән lll республика фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Бу чарага 400дән артык эш җибәрелеп, 91 эш икенче турга сайлап алынды. Шул эшләр арасында безнең районнан да ике укучыбызның эше бар. Кама Тамагы урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Наилә Хананова (җитәкчесе Рушания Хәйруллина) "Мөхәммәт Мирза иҗатының тәрбияви әһәмияте" темасына һәм Затон урта мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Раил Вилков (җитәкчесе Эльвира Лизунина) "Мөхәммәт Мирза иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗади проектлар-презентацияләр секциясендә "Биш юлым-биш гөлем" темасына эш җибәреп, чакыру хаты алдылар. Безнең укучыларыбыз шушындый ерак юлны узып, җиңү алып кайттылар. Раил lll дәрәҗә җиңүче дипломына, Наилә дипломга ия булды. Мөхәммәт Мирза белән очрашу һәркемдә җылы хисләр калдырды. Укучылары белән алны-ялны белмичә эшләгән укытучыларына һәм районыбыз данын яклаган укучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук катнашучылар сәяхәтне оештырган район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәровка һәм шофер Радик Хайбуллинга рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев