Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары сынатмый (фото)

30 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Кызыл тышлы дәфтәрдән" (журналистика) номинациясе буенча Т.Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның lll республика конференциясе уздырылды. Анда Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Салават Кадыйров һәм 10 сыйныф укучысы Гөлия Хөснуллина катнашты. Кунакларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында экскурсия уздырылды. Алар музей, китапханә,...

30 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Кызыл тышлы дәфтәрдән" (журналистика) номинациясе буенча Т.Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның lll республика конференциясе уздырылды. Анда Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Салават Кадыйров һәм 10 сыйныф укучысы Гөлия Хөснуллина катнашты.


Кунакларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында экскурсия уздырылды. Алар музей, китапханә, рәсми кабул итү, конференция һәм утырыш заллары белән таныштылар.

Татарстан Республикасы журналистлар Берлеге рәисе Римма Ратникова белән очрашу булды. Конференциядә катнашучыларны РТДәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Рәзил Вәлиев сәламләде.

Секция эшендә укучыларыбыз якташыбыз Т.Миңнуллин турында язылган эшләрне уңышлы якладылар: Салават Кадыйров ll урынга (җитәкчесе Алсу Хәйруллина), Гөлия Хөснуллина lll урынга (җитәкчесе Рәисә Рафикова) лаек булды. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапышырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев