Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы штп “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Җәваһирә Җәләлова үз күзәтүләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша

- Бала өендә ни күрсә, шуңа өйрәнә. Гаиләдә ата-ана ашарга пешерә, өй җыештыра, кер юа, кадак кага, төзәтә һәм башка күп кенә эшләр башкара - бала боларны күреп үсә. Аны яшьтән эшкә җәлеп итәргә кирәк, - ди Җәваһирә Сәлим кызы. - Моны уен рәвешендә башкарырга була. Мәсәлән, "Тылсымлы бармаклар" уены...

- Бала өендә ни күрсә, шуңа өйрәнә. Гаиләдә ата-ана ашарга пешерә, өй җыештыра, кер юа, кадак кага, төзәтә һәм башка күп кенә эшләр башкара - бала боларны күреп үсә. Аны яшьтән эшкә җәлеп итәргә кирәк, - ди Җәваһирә Сәлим кызы. - Моны уен рәвешендә башкарырга була. Мәсәлән, "Тылсымлы бармаклар" уены - балага борчакны дөге ярмасыннан араларга кушабыз. Бала ярдәм итәргә дә өйрәнә, уен аның бармаклары өчен дә файдалы. Баланы табын әзерләшергә, савыт- сабаны җыеп алырга өйрәтергә була. Чүп чиләген түгү, кер элгәндә кер кыстыргычларын биреп тору, чәчәкләргә су сибү кебек эшләрне ул мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Бергә кошлар өчен җимлек ясарга мөмкин. Бу балада социаль күнекмәләрне үстерә. Аш бүлмәсендә сүзлек запасын баету буенча уеннар уйнарга була. "Аш бүлмәсеннән сүзләр эзлик" уены - кухня шкафыннан нинди сүзләр табарга була?

Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев