Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы ”Салават күпере” балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чаралар уздырылды (фото)

Герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында төркемендә һәм 16 нчы февральдә уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен, аның шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән шигырь конкурсы һәм бәйрәм кичәсе үткәрдек. Бәйрәмгә балалар алдан ук хәзерләнде: күп шигырьләр,җырлы уеннар өйрәндек.Конкурс барышында хәтта рус балалары да татарча шигырьләр...

Герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында төркемендә һәм 16 нчы февральдә уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен, аның шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән шигырь конкурсы һәм бәйрәм кичәсе үткәрдек.

Бәйрәмгә балалар алдан ук хәзерләнде: күп шигырьләр,җырлы уеннар өйрәндек.Конкурс барышында хәтта рус балалары да татарча шигырьләр сөйләде,башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлап,кул чабып утырды.Чөнки алар да татар телен өйрәнә, М.Җәлил иҗаты белән таныш.Конкурс нәтиҗәләрен жюри әгъзалары: өлкән тәрбияче С. Хисматуллина ,китапханәдән килгән кунаклар Г. Сәмәрханова, М. Мөхәметшина.

1урыннар -"Куян" һәм "Шакир белән Гали" шигырьләре өченТөхвәтуллин Шамил белән Ибәтов Камилгә; 2 урыннар - "Күке" һәм "Чишмә" шигырьләре өчен Хисәметдинова Дина белән Сабирова Диләрәгә; ә менә 3нче урыннарны "Сәгать" һәм "Парашютсыз курчак " шигырьләре өчен Россиев Максим һәм Фаезова Әлфинә бүлеште. Шулай ук Илинә Хайруллинага "Карак песи " шигыре өчен тамашачылар мәхәббәте призы эләкте. Балалар "Түбәтәйле","Утыр,утыр,Мәликә","Әпипә" җырлы уеннарында да катнашты.

Шагыйрьнең китапларыннан төзелгән күргәзмә белән дә танышты. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Муса Җәлил!Нинди генә телләрдә,кемнәр генә,тирән дулкынлану һәм зур ихтирам белән кабатламый бу исемне! Аның китаплары төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Алар күтәренке күңел беләнтуган илне яратырга,илебезнең патриотлары,батыр булырга хыялланып таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев