Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы Рудник мәктәбе укучылары сынатмый

Рудник урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Карина Гасс, Карина Цыганова, Адел Үзбәков укытучылары Анастасия Миңнегалиева җитәкчелегендә 5-7 ноябрьдә академик П.А.Кирпичников исемендәге аеруча сәләтле балалар укучы лицей-интернат базасында үткән республика фән фестивалендә районыбыз командасы данын якладылар. Фәнни конференция вакытында муниципаль командалар экспертлар алдында тәкъдим иткән проектларын якладылар. Балалар "Йонны үсемлек буяулары...

Рудник урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Карина Гасс, Карина Цыганова, Адел Үзбәков укытучылары Анастасия Миңнегалиева җитәкчелегендә 5-7 ноябрьдә академик П.А.Кирпичников исемендәге аеруча сәләтле балалар укучы лицей-интернат базасында үткән республика фән фестивалендә районыбыз командасы данын якладылар.

Фәнни конференция вакытында муниципаль командалар экспертлар алдында тәкъдим иткән проектларын якладылар. Балалар "Йонны үсемлек буяулары белән буяу" проектын тәкъдим иттеләр. Фестиваль нәтиҗәләре буенча команда республикада 3 урын яулады.
Укучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев