Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы районы Олы Кариле мәдәният йортында ветеран укытучылар белән очрашуы булып үтте

15 февраль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йортында ветеран укытучылар Халикова Нәкия Габдуллаҗан кызы белән Каримуллин Ильсур Хәлил улының укучылар һәм тамашачылар белән очрашуы булып үтте. Алар икесе дә мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен бик күп Почет грамоталары, Дипломнар, мәгариф өлкәсендә бирелә торган күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән шәхесләр. Очрашу...

15 февраль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йортында ветеран укытучылар Халикова Нәкия Габдуллаҗан кызы белән Каримуллин Ильсур Хәлил улының укучылар һәм тамашачылар белән очрашуы булып үтте. Алар икесе дә мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен бик күп Почет грамоталары, Дипломнар, мәгариф өлкәсендә бирелә торган күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән шәхесләр. Очрашу бөек җырчыбыз Ильхам ага Шакиров һәм герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган иде, аларның туган көннәрен билгеләп үтү уңаеннан оештырылды. Халикова Н.Г. 40 ел буе Олы Кариле урта мәктәбендә рус теле һәм татар теле дәресләре укыткан бөек мәгърифәтче - укытучы. Ул Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында бик җентекләп сөйләу белән бер үк вакытта аның сәнгатьле итеп рус һәм татар телләрендә шигырьләрен дә сөйләде. Тамашачыларга шунысы бик кызыклы булды: Нәкия Габдуллаҗан кызы Ильхам ага Шакиров белән 2 генә класс аермасы (8 - 10 класс) белән Ворошилов (хәзерге Тукай ) районы Теләнче Тамак урта мәктәбендә укыганнар. Аларны бер үк укытучылар укыткан. Ул җырчы-укучы Ильһамның күп кенә мәктәп еллары хатирәләрен искә төшереп сөйләде. Ә Ильсур Хәлил улы музыка укытучы, организатор, директор вазифаларын башкарган вакытларда балаларга Муса Җәлилнең композиторлар тарафыннан көйгә салынган күп кенә җырларын (Җырларым; Сәгать; Әтәч; Дулкыннар; Күңелле яшьләр; Бишек жыры; х.б) өйрәткән, мәктәптә Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәләрне оештырган, үткәргән кеше. Ул да шулай ук бу ике шәхес биографиясенэ тукталып алар иҗат иткән аерым җырларны, көйләрне узе уйнап узе баянда җырлап күрсәтте. Кичә бик куңелле үтте. Китапханә мөдире Зиатдинова Венера Госман кызы ветераннарга рәхмәт әйтте һәм истәлекле буләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев