Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы районы Келәнче авылы мәктәбенең уңышлары

Келәнче гомуми белем бирү мәктәбендә татар халык әдипләренең юбилее уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелә. Бөек шагыйрь Г.Тукайга 130 ел, классик әдип Ф.Әмирханга 130 ел тулу уңаеннан укучылар фәнни-эзләнү эшләре алып бардылар. Март аенда укучыларыбыз республикада үткәрелгән фәнни-практик конференциядә (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Саттарова) уңышлы чыгыш ясадылар. Зеленодольск...

Келәнче гомуми белем бирү мәктәбендә татар халык әдипләренең юбилее уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелә.

Бөек шагыйрь Г.Тукайга 130 ел, классик әдип Ф.Әмирханга 130 ел тулу уңаеннан укучылар фәнни-эзләнү эшләре алып бардылар. Март аенда укучыларыбыз республикада үткәрелгән фәнни-практик конференциядә (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Саттарова) уңышлы чыгыш ясадылар. Зеленодольск шәһәрендә узган Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-практик конференциядә 7 сыйныф укучысы Илсинә Билалова III дәрәҗә Дипломга, 8 сыйныф укучысы Илназ Фәхретдинов дипломат, шулай ук Казан шәһәрендә Фатих Әмирхан исемендәге республика фәнни-практик конференциядә 7 сыйныф укучысы Алсинә Айтуганова II дәрәҗә Дипломга ия булды. Укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев