Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәктәбендә гаилә бәйрәме узды

"Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр ныкбулса, аннан килгән җылылыкшулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер- береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп...

"Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр ныкбулса, аннан килгән җылылыкшулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер- береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк."

Шундый сүзләр белән башланып китте Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти - әниләре катнашындагы бәйрәм кичәсе. Матур итеп бизәлгән актлар залына көләч йөзле балалар, бәхетле ата-аналар җыелды. Гаилә бәйрәме Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышлап әзерләгән "Сәламәтлек аланы" тамашасы белән башланып китте. Ата - аналар балаларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр. Су анасы Садреева Камилә, Шүрәле Шәйхетдинов Зөфәр, Кыз ролендә Шамгуллина Диана оста уйнаулары белән аерылып тордылар. Бөек Тукаебыз геройлары аша балалар табигатьне сакларга кирәклеген дә, сәламәт яшәү серләрен дә ачтылар.

Гаилә бәйрәменең икенче өлешендә әти - әниләр, балалар зирәклектә, җитезлектә, тапкырлыкта сыналды. Һәрбер бала үз гаиләсе белән таныштырды. Әтиләр автомат җыюда ярышты. Бу ярышта Закиров Айнурга тиңнәр табылмады. Әниләр "Тапкырларга - табышмак" ярышында татар халкында яратып әзерләнүче ризыклар турында табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ярышлар музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Каратал авылыннан Сөләйманова Дамирә, Атабай авылыннан әниле - кызлы Айгөл һәм Диананың, Кәримова Гөлшәһидәнең җырлары көчле алкышларга күмелде.

Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Ата - аналарга "2016 елның иң яхшы гаиләсе", "Иң дус гаилә", "Иң яхшы әти", " Иң актив гаилә" һәм башка номиницияләрендә бүләкләр бирелде.

Ата - аналар исеменнән рәхмәт сүзе белән Яруллина Лилия чыгыш ясады. Барлык әтиләрне, малайларны үткән бәйрәм, ә әниләрне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Гаилә ул - бәллүр савыт сыман,

Саксызланып, ялгыш ватмагыз!

Сөюләргә төреп, тугрылыкның

Бишегенә салып саклагыз!

Гел янәшә, бергә атлагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев