Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы Олы Кариле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3 укучы иҗади һәм интеллектуаль конкурс “Тамчы-шоу”га барып җиңү алып кайтты

8 нче февраль көнне Олы Кариле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларында белем алучы 3 укучы Халыкара фәнни-танып белү,иҗади һәм интеллектуаль конкурс "Тамчы-шоу"га барып, мәктәбебезгә зур җиңү алып кайтты. Алар- 6 нчы сыйныф укучысы Амануллин Марсель, 7 нче сыйныф укучылары Галимҗанов Фәнзил һәм Гареев Аяз....

8 нче февраль көнне Олы Кариле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларында белем алучы 3 укучы Халыкара фәнни-танып белү,иҗади һәм интеллектуаль конкурс "Тамчы-шоу"га барып, мәктәбебезгә зур җиңү алып кайтты.


Алар- 6 нчы сыйныф укучысы Амануллин Марсель, 7 нче сыйныф укучылары Галимҗанов Фәнзил һәм Гареев Аяз.

"Варислар" командасы 2010 нчы елда җиңү алып кайткан "Идел таңнары" командасының чын варислары булуларын, эстафета ышанычлы кулларда икәнлеген расладылар.

"Команда членнары үзләрен белемле,зәвыклы,ана телебездә камил,дөрес итеп сөйләшә, милли рух белән янып яши торган граматалы егетләр икәнлекләрен күрсәттеләр" -, диде алар турында жюри рәисе Татарстанның халык артисты,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова.

Безнең көндәшләребез булган каршы як "Сердәшләр" командасы кызлары да "Варислар" командасы егетләреннән калышасылары килмәде. Тик егетләр белемнәренең теоретик яктан гына түгел, практик яктан да төпле, ышанычлы икәнен дәлилләделәр. Апас районы Морзалар гомуми урта белем бирү мәктәбенең "Сердәшләр" командасы кызлары, татар хатын кызларына хас тыйнаклык күрсәтеп, Кама-Тамагы районы Олы Кариле гомуми урта мәктәбенең "Варислар"командасы егетләренә юл бирделәр. Шулай итеп, кызлар үзләрен матур,ә егетләр акыллы итеп күрсәттеләр.

"Варислар"командасына халыкара конкурста катнашырга мөмкинлек тудырган өчен район хәкимият башлыгы Павел Николаевич Лохановка, мәгариф булеге җитәкчесе Гумеров Ильшат Мәхмүт улына, район "Беркут " автотранспорт берләшмәсе җитәкчесе Валиев Рифат Фоат улына, мәктәбебез директоры Галяутдинова Айсылу Фоат кызына һәм бәйгедә катнашучы укучыларны әзерләгән директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гареева Лилия Баһрам кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев