Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы мәктәптән тыш эшләр үзәгендә активистлар слёты узды

Хәрәкәт эшчәнлеге мәсьәләләре район балалар иҗтимагый хәрәкәте слетында каралды. Ул мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узды. Анда балалар хәрәкәте активистлары, педагог-оештыручылар, тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары катнашты. Сәламәләү сүзе белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева чыгыш ясады. "29 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин "Россия укучылар хәрәкәте" гомумроссия оешмасы төзү турында...

Хәрәкәт эшчәнлеге мәсьәләләре район балалар иҗтимагый хәрәкәте слетында каралды. Ул мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узды.

Анда балалар хәрәкәте активистлары, педагог-оештыручылар, тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары катнашты. Сәламәләү сүзе белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева чыгыш ясады.
"29 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин "Россия укучылар хәрәкәте" гомумроссия оешмасы төзү турында указга кул куйды. Балалар мөстәкыйльлеген, активлыгын, аларга ачылырга ярдәм итүче оешма. Балалар оешмалары советы безнең республикада 2006 елның 3 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасының яшь гражданнары Форумында барлыкка килде", - дип ассызыклады Ирина Александровна.
Слет барышында анда катнашучылар "Татарстан варислары союзы" балалар һәм яшүсмерләр оешмалары Республика союзының уставы проекты белән таныштылар.
Бу көнне муниципаль район балалар һәм яшүсмерләр оешмалары союзы сайлаулары булды, аның рәисе итеп бертавыштан Рудник урта мәктәбе укучысы Руза Хәйретдинова сайланды. Шулай ук 5 вәкилдән торган совет штабы барлыкка килде.
Ахырда декабрь уртасында Казанда узачак "Без бергә!" балалар иҗтимагый оешмасы Республика слетында катнашу өчен делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев