Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы мәктәпләрендә фәнни-техник юнәлештәге түгәрәкләр булдырыла һәм эшли

2013 елның сентябрендә Затон мәктәбендә авиамодель түгәрәге барлыкка килде. Аны өстәмә белем бирү педагогы, авиамодель спорты буенча спорт мастерына кандидат Андрей Серебряков җитәкли. Авиамодель түгәрәгендә бүген 4-8 сыйныф укучылары шөгыльләнә, алар зур кызыксыну белән авиамодель серләренә өйрәнәләр, ярышларда катнашалар. Рудник урта мәктәбе базасында инде икенче ел "Электрон" Казан электротехник заводы...

2013 елның сентябрендә Затон мәктәбендә авиамодель түгәрәге барлыкка килде. Аны өстәмә белем бирү педагогы, авиамодель спорты буенча спорт мастерына кандидат Андрей Серебряков җитәкли. Авиамодель түгәрәгендә бүген 4-8 сыйныф укучылары шөгыльләнә, алар зур кызыксыну белән авиамодель серләренә өйрәнәләр, ярышларда катнашалар.

Рудник урта мәктәбе базасында инде икенче ел "Электрон" Казан электротехник заводы түгәрәге эшли. 5-9 сыйныф укучыларын беренче көннәрдән үк түгәрәкнең гадәти булмаган исеме кызыксындыра һәм алар анда бик теләп йөри башлый. Шунысы кызык - түгәрәккә малайлар түгел, кызлар йөри. Җитәкчеләре - Эльвира Миңнегалиева. Узган ел "Электрон" түгәрәгенә йөрүче балалар Казанда үткән электротехника буенча турнирда 2 урынны алдылар.
Ә Кама Тамагы урта мәктәбенең 10-11 сыйныфларында "Робототехника" дип аталучы өстәмә курс кертелгән. "Безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше - "Robot C" программасын кулланып, робот модельләре ясау", - ди курс җитәкчесе, Фәрит Равилов. Педагог IT сыйныф укучыларының башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен ачык чаралар үткәрелүләре турында сөйләде. Узган елның мартында IТ-сыйныф төркеме "Байтик" лагерының профиль сменасында катнашты һәм үзенең Web кушымта проектын уңышлы яклады. Шул ук елның маенда IT сыйныф активистлары робот техникасы буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты.
Бу фәнни-техник иҗади берләшмәләрнең эшчәнлеге балалар чынбарлыкның гади закончалыкларында ышаныч белән ориентлашсыннар һәм иҗатларын көндәлек тормышта актив куллансыннар өчен танып белү мөмкинлекләрен һәм сәләтен үстерүгә укучыларның иҗади талантын киңәйтүгә, иҗади әзерлек сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Иҗади сәләтләре булган балалар өчен сөенергә һәм аларны талантлары өчен бүләкләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев