Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы муниципаль этабына йомгаклар ясалды

Иске Казиле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рәзил Равилов физикадан җиңү яулады (укытучысы - Ильяс Габидуллин). Затон урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина француз теленнән иң яхшы күрсәткечкә ия булды (укытучысы Ирина Елантьева). Сөйки урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Екатерина Григорьева һәм Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия...

Иске Казиле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рәзил Равилов физикадан җиңү яулады (укытучысы - Ильяс Габидуллин).
Затон урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина француз теленнән иң яхшы күрсәткечкә ия булды (укытучысы Ирина Елантьева).
Сөйки урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Екатерина Григорьева һәм Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Шәкүрова информатикадан үзләренең белемле булуын күрсәтте ( укытучылар Аркадий Песков һәм Алена Матюшина).
Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Игорь Ларионов һәм Рудник урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Александр Самарцев астрономиядән алдынгылыкка чыкты (укытучылар Любовь Елагина һәм Наталья Тимергалиева).
Олы Кариле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Әкбәрова биологиядән олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчесе дипломына ия булды (укытучы Зөлфәт Гайнуллин).
Затон урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Артем Олинечев математикадан җиңү яулады (укытучы Фирдәүс Дәминова).
Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Артур Идрисов һәм 11 сыйныф укучысы Тимур Хәйруллин геологиядән алдынгы булдылар (укытучы Марат Саттаров).
Инглиз теленнән Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Никита Мочалов, Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Екатерина Идиятуллина, Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Радик Вәлиев, Кама Тамагы кадет мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Әмир Хәбибуллин шулай ук җиңүче дипломына ия булдылар.
Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Тимур Хәйруллин экологиядән беренчелекне яулады (укытучы Халисә Саттарова).
Рус теле фәненнән муниципаль этапта урта звено укучылары яхшы уңышларга иреште. Алар Кама Тамагы урта мәктәбеннән Аполлинария Лазарева - 4 сыйныф, Римма Дәминова, Радик Вәлиев - 8 сыйныф, Дарья Серегина - 9 сыйныф һәм Затон урта мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Яна Ялина.
Затон урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Гөлинә Жиһанова һәм 7 сыйныф укучысы Вероника Лихачева немец теленнән иң яхшылар булды. (укытучы Ирина Елантьева).
Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре фәненнән Затон урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Дмитрий Ханжин, 10 сыйныф укучысы Игорь Ларионов, 9 сыйныф укучысы Язилә Шиһапова җиңүче булды (укытучы Александр Сорокин).
Олы Кариле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Аяз Гареев тарих фәненнән олимпиада җиңүчесе булды (укытучы Рөстәм Гыйлметдинов).
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы республика этабында рус теленнән Дарья Серегина, экологиядән Тимур Хәйруллин, немец теленнән Гөлинә Җиһанова һәм Виктория Хәсәнова (Кама Тамагы) безнең район данын яклаячак.
Олимпиада - имтиханнарны шул исәптән, БДИны яхшы тапшыруга ярдәм итә. Чынлап та җиңү өчен күп тырышырга кирәк. Олимпиада - ул интеллектуаль ярыш, анда укучыларга беренчедән, фәнне яхшы белергә, икенчедән, шул белемнәрне практикада куллана белергә кирәк. Биредә билгеләнгән үрнәктәге биремнәрне чишү әһәмиятле булып саналса да, зирәклек һәм тапкырлык та кирәк.
Аларга республика этабында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев