Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы Иске Казиле мәктәбенең 9 –11 сыйныф укучылары Казанга спектакль карарга бардылар

13 ноябрь көнне без, Иске Казиле урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына " Гашыйклар тавы" спектаклен карарга бардык. Һава торышы безгә комачауламады. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: "Театр яктылыкка, нурга илтә," - дип белеп әйткән. Бу көнне...

13 ноябрь көнне без, Иске Казиле урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына " Гашыйклар тавы" спектаклен карарга бардык.


Һава торышы безгә комачауламады. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: "Театр яктылыкка, нурга илтә," - дип белеп әйткән. Бу көнне безнең дә күңелләребез тагын да яктырып, нурланып балкыды. Спектакльдә онытылып баручы гореф-гадәт һәм йолалар, мәхәббәткә тугрылык, кешеләрдәге ышаныч һәм өмет, егет кешенең көчсезлеге кебек күп кенә проблемалар күтәрелгән. Спектакльдән без үзебезгә яңа кичерешләр алып кайттык. Мөгаен, һәрбер укучы бала бу якты мизгелләрне күңеленең түренә салып куйгандыр. Безгә шундый зур мөмкинлек, күңелләрдә мәңге истә калырлык искиткеч хатирәләргә бай сәяхәт оештырганнары өчен район җитәкчелегенә, мәктәп администрациясенә, һәм безнең иминлегебез, сәламәтлегебез өчен җаваплы булган автобус шоферы Рәшит абый Зариповка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең өметләр зур: әдәбият елы кысаларында бу соңгы сәяхәт булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев