Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы балаларына инглиз телен кайчан өйрәтергә?

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә дөньяда иң популяр тел ул - инглиз теле. Кая гына барсак та, инглиз теле кирәк. Аны мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнүдән тыш, репетитор яллап та ныклап өйрәнәләр. Хәтта җитәкчеләр дә инглиз телен өйрәнү буенча махсус курсларга йөри. Киләчәктә, һичшиксез, кирәге чыгачак дип, балаларга да...

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә дөньяда иң популяр тел ул - инглиз теле. Кая гына барсак та, инглиз теле кирәк. Аны мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнүдән тыш, репетитор яллап та ныклап өйрәнәләр. Хәтта җитәкчеләр дә инглиз телен өйрәнү буенча махсус курсларга йөри. Киләчәктә, һичшиксез, кирәге чыгачак дип, балаларга да мәктәпкә кермәс борын инглиз телен өйрәтәләр.


Кайбер ата-аналар: "Минем улым-кызым инде 3 яшендә үк инглиз телен өйрәнә!" - дип мактана. Ләкин бу сүзләр күбрәк үз-үзеңне алдалауга һәм масаюга ошаган. Ник дигәндә, 2-4 яшьтә бала әле үз туган телен, дөньяны таный, өйрәнә, хәреф һәм саннар барлыгын белә генә башлый. Өч репетиторга бирсәгез дә, ул яшьтә бала үзе дә аңламый торган ят сүзләрне автомат рәвештә яттан өйрәнәчәк, ләкин моңа карап ул чит телне белмәячәк.

Аннан соң бала дәрестән соң өенә кайткач, әти-әнисенең татар телендә сөйләшкәнен күреп, аптырашта калырга да мөмкин. "Ни өчен миңа әллә нинди сүзләр өйрәтәләр? Ә үзләре алай сөйләшми", дип уйлаячак бала. Инглиз теле укытучысы Лилия Камалова да 3 яшьлек балага инглиз телен өйрәтүгә уңай карашта түгел. "Инглиз теле - ул шул ук фән. Алайса ни өчен балага алгебра, тарих фәннәрен өйрәтмиләр? Кайбер ата-аналар укытучы яисә репетиторны Ходай белән бер күрә. Әмма без нәни балалардан инглиз телле бала ясый алмыйбыз. Мин шәхсән андый балаларны кызганам", - ди Лилия Камалова.

Психологлар фикеренчә, 3-4 яшендә бала спорт белән шөгыльләнергә, ә инде телләрне 6-7 яшендә генә өйрәнергә тиеш. Ләкин 7 яшенә кадәр бала теләсә нинди мәгълүматны үзләштерә ала, дип тә әйтәләр. Әмма икенче яктан, әгәр бала татар телендә ия белән хәбәрнең нәрсә икәнен белми икән, аңа чит телдә җөмлә төзергә өйрәнү бик авыр булачак.

Бала кайчан инглиз телен өйрәнергә әзер була соң? 1. Баланың үз туган телендә кирәкле сүзлек запасы бар һәм ул мөстәкыйль җөмләләр төзи. 2. Бала туган телендәге грамматиканы күпмедер дәрәҗәдә белә. 3. Әти-әнинең түгел, ә баланың чит телне өйрәнергә теләге бар. Гадәттә, кечкенә балаларга инглиз телен уеннар, рәсемнәр аша һәм инглиз телендә мультфильмнар карап өйрәтәләр.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: әгәр балагызга, чыннан да, инглиз телен өйрәтәсегез килсә (чөнки кайберәүләр дуслары алдында мактану максатыннан да өйрәтергә мөмкин), иң элек бала белән өйдә шөгыльләнегез. Ягъни дөньяның кайсыдыр почмагында кешеләрнең башка телдә сөйләшүен аңлатыгыз, Англия турында видеолар күрсәтегез, картадан илләрне карагыз. Ә инде 6-7 яшендә баланың үзеннән "инглиз телендә сөйләшергә теләгең юкмы?" дип сорагыз.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев