Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары рус теле буенча Халыкара олимпиада призерлары булды

Кичә Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Ф.С. Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта мәктәбенең ике укучысы бар.

Олимпиадада Россия Федерациясенең 14 субъектыннан һәм Казахстаннан барлыгы 209 укучы катнашты. Ул 3 сеннән 6 июньгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Рус теле көнен үткәрү кысаларында узды.

Балалар телдән һәм язмача турларда олимпиада биремнәрен үтәделәр.

Практик турда рус теленең морфологиясе, орфографиясе, синтаксисы, пунктуациясе һәм грамматикасы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Теоретик турда аларның фонетика, лексика, фразеология, стилистика һәм сөйләм культурасы буенча белемнәрен тикшерделәр.

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбенең рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасының профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре керде.

Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары Илина Сәлимуллина һәм Айназ Кәримов олимпиада призерлары булдылар. Илина онлайн-марафонда “Иң яхшы башкару” өчен дә билгеләп үтелде.

Укучыларны олимпиадага әзерләү турында аларның җитәкчесе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Айсина сөйләде.

- Без март аенда КФУ сайтында олимпиада үткәрелү турында белдек, - ди Альбина Шәһит кызы. - Үз көчебезне сынап карарга булдык. Сайлап алу этабы онлайн-форматта узды. Илина белән Кәрим аны уңышлы башкарып чыктылар һәм төп турга үттеләр. Без шунда ук олимпиадага әзерләнә башладык. Соңгы чирек дәвамында шөгыльләндек - дәресләрдән соң кала идек, мин аларга өйгә биремнәр әзерли идем. Тырышлыгыбызның бушка китмәвенә без бик шат. Балаларга олимпиадада катнашу бик кызык булды. Алар бик күп яңа белемнәр алдылар, яшьтәшләре белән аралаштылар. Призер булуларын белгәч, бик сөенделәр. Мин аларны чын күңелемнән котлыйм!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев