Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы районында «Саннар дәресе» проектына старт бирелде

Ул Цифрлаштыру буенча юл картасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Расыйх улы Гыйсмәтов Кама Тамагы урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен «Интернетта куркынычсызлык» темасына дәрес үткәрде. Дәрестә мәгълүмати системаларны кулланганда мөмкин булган куркынычлар һәм аларны юкка чыгару юллары каралды.

Әлеге чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хабибуллова Миләүшә Хәлим кызы һәм «Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенең җитәкчесе Гыймадиева Елена Александровна катнаштылар.

Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбендә дәресне Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна үткәрде.

Шундый ук чаралар районның барлык мәктәпләрендә дә узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X