Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы районында «Географик диктант» яздылар

2021 елның 14 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында ел саен үткәрелә торган «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды.

Диктантны география буенча белемнәрне популярлаштыру һәм  аңа кызыксынуны арттыру максатында «Рус географик җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра.

Гомуми белем бирү оешмаларының 9 мәйданчыгында диктант язуда 181 кеше катнашты, шуларның  142-cе-мәктәп укучылары.

Географик диктант Россия буенча интеллектуаль сәяхәт рәвешендә үткәрелде. Катнашучылар образлы фикерләү, логика һәм эрудиция куллануны таләп иткән  сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев