Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы республика олимпиадасы призеры булды

11 гыйнварда физика буенча «Олимпка юл» мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Интеллектуаль ярыш Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында үтте. Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллин Р. (укытучысы Г.Н.Дәүләтшина) призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуында уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2021 - 09:55
    Антоновкада урман утырту
  • 10 ноябрь 2021 - 09:52
    Мордва ансамбленен чыгышы
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне