Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җиңүчеләр Рудник урта мәктәбеннән

Рудник урта мәктәбе укытучысы һәм укучысы ике конкурсның муниципаль этапларын уңышлы узды.

Алсу Шакирова һәм Алия Әхмәтҗанова «Кеше тәрбияләү» һәм «Иң шәп вожатый» зона бәйгеләрендә район данын яклап чыгыш ясаячак.

Рудник урта мәктәбе төрле конкурсларда актив катнашып кына калмый, ә яуланган җиңүләр саны буенча районның уңышка ирешкән мәктәпләренең берсе булып тора. Бу уңышның сере гади – биредә бәйгеләргә бөтен мәктәп белән әзерләнәләр.

– Бәйгеләрдә катнашырга карар иткәч, әзерлек эшенә бөтен көчебезне куябыз – педагоглар коллективы, югары сыйныф укучылары советы, ата-аналар комитеты булыша, - ди Алсу Хәмит кызы. - Һәркем үз идеясен тәкъдим итә, аннары иң яхшыларын сайлап алабыз һәм концепция төзибез. Укучыларыбыз техник якны күпкә остарак һәм тизрәк башкара, бу – музыкаль бизәлеш, видеороликларны, презентацияләрне сайлап алу һәм оештыру. Иҗади идеяләр белән безгә Антоновка авылында яшәүче әти-әниләр ярдәм итә. Өстәвенә, конкурсларда катнашып, укытучылар да, укучылар да тәҗрибә туплый – сәхнәдә ничек үз-үзеңне тотарга, ничек һәм нәрсә турында сөйлисен өйрәнәбез, көндәшләребезнең отышлы мизгелләрен бәялибез, үзебез өчен яхшы идеяләрне игътибарга алабыз.

Конкурслар безгә үзебезне иркенрәк тотарга, үзебезгә ышанычыбызны арттырырга, һөнәри эшчәнлегебезне камилләштерергә ярдәм итә.

Алсу Шакирова сигез ел эчендә дүртенче конкурста катнаша инде, барысында да муниципаль этапларны уңышлы узган, икесендә зона этабында җиңүче булган, 2017 елда республика этабында катнашкан.

Алия Әхмәтҗанова башлангыч сыйныфлардан ук "Йолдызлык" фестивалендә катнаша, Рудник урта мәктәбендә икенче ел укый һәм вожатыйлык эше белән шөгыльләнә.

Аның карамагындагы өченче сыйныф укучылары һәр озын тәнәфестә хәрәкәтчән яки интеллектуаль уеннар уйнарга Алия янына ашыга. Ул балаларга конфликтларны җайга салырга булыша, аларны мәктәп акцияләрендә катнашырга җәлеп итә. Быел Алия район конкурсында җиңүче булды һәм хәзер киләсе этапка әзерләнә.

- Алия бик актив укучы, - дип сүзен дәвам итте Алсу Хәмит кызы. - Хәзер ул районда РДМ кураторы булып тора. Быел әтисе белән бергә «Тату сыйныф серләре» конкурсында катнашты. Бер генә чара да аннан башка үтми, ул – безнең уң кулыбыз. Мәктәбебездә шундый актив укучылар булуга шатбыз, алар укытучыларга ярдәм итеп кенә калмыйча, башка укучыларны да иҗтимагый эшкә җәлеп итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев