Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Информатика һәм математика атналыгы

Декабрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә информатика һәм математика атналыгы үткәрелде. Быел чаралар кабинетлар чигендәүткәрелде. Мәктәп коридорларында "Ребусны чиш", "Картина яса", "Координаталар буенча рәсем" мастер-класслары, "Robot facing", "Соноби кубогы җый" трек күнегүләре үткәрелде. Алдан өйрәтеп куелган укучылар теге яки бу биремне ничек башкарырга кирәклеген аңлатты. Тәнәфесләрдә укучылар метематик ребуслар чиште, геометрик...

Декабрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә информатика һәм математика атналыгы үткәрелде.

Быел чаралар кабинетлар чигендәүткәрелде. Мәктәп коридорларында "Ребусны чиш", "Картина яса", "Координаталар буенча рәсем" мастер-класслары, "Robot facing", "Соноби кубогы җый" трек күнегүләре үткәрелде. Алдан өйрәтеп куелган укучылар теге яки бу биремне ничек башкарырга кирәклеген аңлатты. Тәнәфесләрдә укучылар метематик ребуслар чиште, геометрик фигуралардан аппликацияләр ярдәмендә үз картиналары ясады, координатлы яссылык нокталарын тоташтырып, кызык рәсемнәр килеп чыкты, японлы Соноби уйлаптапкан кәгазь модульЛәрдән Соноби кубигын җыйды. "Robot facing" трек күнегүләре зур кызыксыну тудырды. Анда 5-8 сыйныф укучылары катнашты. 11 сыйныф укучылары башлангыч сыйныфларда робот техникасы түгәрәге дзресләрендә ясалган робот мөмкинлелкәрен күрсәтте. Фән атналыгы вакытында һәр сыйныфта класстан тыш чаралар үткәрелде. Бавшлангыч сыйныф укучылары рәсем конкурсларында, урта звено презентация конкурсында катнашты. Мәктәп линейкасында фән атналыгына йомгак ясалды. Мәктәптә информатика һәм математкиа аналыгы кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев