Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ярты гасыр буе балалар тәрбияләп

Район үзәгендәге “Салават күпере” балалар бакчасы юбилеен билгеләп үтте.

Бу уңайдан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр бәйрәм концерты әзерләгән иде.

Кама Тамагындагы 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы – район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе өчен балачакның гомерлеккә истә кала торган бәхетле бер чоры.

Балалар бакчасының тарихы күп еллар элек башланган. 1934 елда оештырылган бакча ул вакытта башка адрес буенча урнашкан һәм "8 Март исемендәге ясле-бакча" дип аталган. Күп еллар узгач, яңа бина төзелгән һәм 1972 нче елда балалар бакчасы иске агач бинадан яңа кирпеч бинага күченгән һәм бүгенге көндә дә шунда урнашкан. Бу елны «Салават күпере» балалар бакчасы барлыкка килгән ел дип санарга мөмкин.

Поселоктагы демографик хәл 1980 елда балалар бакчасының 90 урынга исәпләнгән икенче бинасын төзүне таләп итә һәм әлеге бина 1983 елда ачыла. Ул вакытта бакчага Раиса Митрошина мөдирлек иткән, ясле-бакча ун төркемнән торган.

2004-2008 елларда балалар бакчасы бинасына күләмле реконструкция үткәрелә, ә балалар учреждениесенә “Салават күпере” атамасы бирелә. Бүгенге көндә «Салават күпере» балалар бакчасы –  заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, анда 8 төркемгә 207 бала йөри, аларны тәрбияләүдә бүгенге көндә 47 эш сөючән хезмәткәр хезмәт куя. Балалар бакчасында эшләүчеләр, сабыйларга биредә җылы һәм уңайлы булсын өчен, бар күңелләрен биреп эшлиләр.

Әлеге юбилей датасы уңаеннан балалар бакчасы кунаклар кабул итте, алар алдында учреждение хезмәткәрләре балалар белән бергә чыгыш ясадылар.

Шигырьләр һәм җырлар яңгырады, матур бию номерлары башкарылды. Килешле костюмнар, балаларның елмаюлы йөзләре, бәйрәм уңаеннан матур итеп бизәлгән актлар залы искиткеч җылы һәм бәйрәмчә атмосфера барлыкка китерде.

Махсус стендта балалар бакчасы хезмәткәрләренең һәм бирегә йөргән балаларның төрле еллардагы фотосурәтләре урнаштырылган иде, күпләр аларда үзләрен һәм иптәшләрен тапты.

Бу көнне ветераннарны да, балалар бакчасында озак еллар эшләгән элеккеге хезмәткәрләрне дә онытмадылар, алар да бәйрәм чарасына чакырылган иде, кунаклар ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр һәм юбилей белән котладылар.

Балалар бакчасы коллективын педагогик хезмәт ветераны, музыка буенча тәрбияче Фәридә Зарипова да котлады. Фәридә Хәйдәр кызы 1988-2018 елларда балалар бакчасында эшләгән, ул балалар бакчасының яхшы якка үзгәрүен, хәзер аның балалар өчен тагын да уңайлырак булуын билгеләп үтте һәм: «Бакча коллективы һәрвакыт тату һәм актив булды, конфликтларны хәтерләмим, һәрвакыт ихтирамлы һәм игелекле атмосфера хөкем сөрде, һәрчак бер-беребезгә ярдәм иттек, моның хәзер дә шулай булуы сөендерә», - диде ул.

Бәйрәм бик җылы һәм күңелле тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев