Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уңышларга ирешү баскычы

Кама Тамагы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем үзәге 2021 елда ачылды.

Биредә робототехника, физика, биология, химия кабинетлары яңартылган, югары профессиональ дәрәҗәдә дәресләр үткәрү мөмкинлеге бирә торган яңа җиһазлар барлыкка килгән.

Педагоглар билгеләп үткәнчә, мондый җиһазлар хәтта шәһәрдә дә барлык мәктәпләрдә юк, бу – авыл укучыларының өстенлеге, чөнки программа нәкъ менә авыл җирлегендә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Районыбызда ел саен белем  үзәкләре ачыла, без газета укучыларны алар белән таныштырып барабыз. Әмма Кама Тамагы урта мәктәбенең районның башка белем бирү учреждениеләреннән аермасы – актив рәвештә робототехниканы үстерүдә. Мәктәп директоры Елена Закирова билгеләп үткәнчә, балалар робототехника белән үзәк барлыкка килгәнче үк шөгыльләнгән: «Бу юнәлештә без районда беренче булдык. Кама Тамагы мәктәбе ике ел рәттән –  2014 һәм 2015 елларда грант отты һәм яңа заманча җайланмалар, конструкторлар, комплектлаучы җиһазларга ия булды. Бу юнәлешкә яшь, энергияле педагог Фәрит Равилов җитәкчелек итә, ул укучыларны яңа технологияләргә җәлеп итә. Өстәмә рәвештә 2021 елда «Үсеш ноктасы» кысаларында без өстәмә җиһазлар алдык, бу яңа этәргеч һәм предметны өйрәнүдә югарырак баскычка күтәрелү мөмкинлеге бирде.

«Бүгенге көндә без мобиль телефоннарда һәм компьютерларда кулланыла торган мобиль кушымталар төзү белән шөгыльләнәбез, - диде укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәрит Равилов. - Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм башлангыч сыйныф укучыларын юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен «Юл билгеләре» проекты төзелә. Иң мөһиме – берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә өйрәнү мөмкинлеге бар. Әлеге проект белән мәктәптә 4 сыйныф укучысы Ризван Заһретдинов шөгыльләнә, бу – кодсыз программалаштыру. Ризван кирәкле мәгълүмат материалын үзе эзли, һәм, яшь булуына карамастан, программалаштыруны бик яхшы башкара. Ул белемле, акыллы һәм бик сәләтле укучы. Түгәрәккә тәүге тапкыр беренче сыйныфта укыганда ук килде, робототехника белән җитди мавыга башлады һәм хәзер бик күп вакытын мәктәптә үткәрә, һәр көн диярлек дәресләрдән соң калып, робототехника белән шөгыльләнә.

Күптән түгел Ризван Заһретдинов, үзенең азыгы (датчигы) артыннан баручы робот-этне булдырып, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең республика бәйгесендә икенче урынны яулады.

«Ризванга шөгыльләнү өчен барлык шартлар бар, заманча җиһазлар ярдәмендә нәтиҗәле шөгыльләнү мөмкинлеге бирә торган база булдырдык, әмма күп нәрсә баланың үзенә, аның теләгенә һәм сәләтенә бәйле. Монда гаиләдән зур ярдәм булу сизелә, әти-әнисе аңа барлык башлангычларында ярдәм итә, үсеш өчен шартлар булдыра. Бу Ризванга киләчәктә зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры.

Робототехника белән шөгыльләнү креатив фикерләүгә, катлаулы логик мәсьәләләрне стандарт булмаган рәвештә чишүгә, мәктәп укучыларында логик  фикерләүне үстерүгә ярдәм итә.

Мәктәпне тәмамлаганнар арасында да бу өлкәдә уңышка ирешүчеләр бар, алар белән педагоглар горурлана. Мәсәлән, Мөхәммәт Шәмсиев робототехника белән 2014 елда шөгыльләнә башлаган һәм шунда ук бу юнәлеш белән мавыгып киткән. Ә инде көллияткә укырга кергәч, робототехника буенча “WorldSkills” ярышларында катнашып, Татарстан Республикасында беренче урынны, Россия буенча өченче урынны һәм дөнья буенча утыз тугызынчы урынны алган. Хәзер инде ул үзе укый торган көллияттә робототехника буенча җитәкчелек итә, педагоглар Мөхәммәтнең уңышларында үз өлешләре дә булуга шат, егетнең әти-әнисе дә укытучыларга чын күңелдән рәхмәтле.

Елена Владимировна “Үсеш ноктасы”ның мәктәп укучысы Рамил Хәбибуллинга 2021 елда физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призеры булырга ярдәм итүен дә билгеләп үтте.

“Үсеш ноктасы” булдырылгач, төп фәннәр буенча белем бирү сыйфаты яхшырган, физика, химия һәм биология буенча өстәмә белем бирү түгәрәкләре барлыкка килгән.

Әлбәттә, яңа мөмкинлекләрне булдыру һәм аларны куллану өчен квалификацияле кадрлар кирәк. Кама Тамагы мәктәбендә яшь һәм талантлы педагоглар күп, аларның берсе – физика укытучысы Гөлнур Дәүләтшина.

Гөлнур Назир кызы 14 ел мәктәптә эшли, балаларга физика һәм математика фәннәрен укыта.

Безгә үз эшен яратып башкаручы укытучының дәресенә керү мөмкинлеге булды.

Компьютер мониторындагы барлык кирәкле мәгълүмат һәм лаборатор эшләр интерактив тактада чагыла, нәтиҗәдә аңлау өчен авыр булган катлаулы темаларны да өйрәнергә була.

– “Үсеш ноктасы” – ул  заманча үзәк – җиһазлар бик компактлы һәм лаборатор эшләрне башкару өчен  яхшы ярдәмлек. Бер мультидатчик кына да берьюлы биш приборны алыштыра, балаларга бик ошый, уку материалын җиңелрәк үзләштерәләр һәм тизрәк аңлыйлар. Җиһазлар беренче көннәрдән үк актив кулланыла, дәресләр югары дәрәҗәдә уза, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнур Назир кызы.

9 сыйныф укучысы Айдар Сабиров физиканы ярата һәм өстәмә дәресләргә йөри: «Кабинетлар матур һәм уңайлы, ә дәресләр хәзер кызыграк үтә. Түгәрәктә без атнага ике тапкыр лаборатор эшләр башкарабыз, бу дәресләр уку материалын һәм фәнне яхшырак аңларга ярдәм итә, уңышларны арттыра. Безгә “Үсеш ноктасы” бик ошый”, - ди ул.

Педагог Айгөл Ибраһимова 2016 елдан мәктәптә химия фәнен укыта. “Яңа җиһазлар бик ошый. Бездә яңа лаборатория белән бергә барлыкка килгән химик реактивлар бик күп. Балаларны ТДИ һәм БДИга әзерләү уңайлырак, гамәли эшләр үткәрү өчен күп мөмкинлекләр барлыкка килде, - дип билгеләп үтте педагог. – Өстәвенә, безнең мәктәп имтиханнар тапшыру пункты булып тора, шул исәптән химия буенча имтиханнарны да биредә тапшыралар, ә бу зур җаваплылык һәм химия кабинетын җиһазландыруга аерым таләпләр булуны сорый».

Мәктәп иганәчеләре дә уку-укыту эшчәнлеген камилләштерүгә үз өлешләрен кертә. Мәсәлән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мәктәпкә электрон микроскоп һәм химия кабинеты өчен мәгълүмат стендлары бүләк иткән. Казаннан Тамара Николаева өстәмә реактивлар белән тәэмин итеп ярдәм күрсәтә.

Уку кызыклыракка әверелгән, «Яшь химиклар» түгәрәге барлыкка килгән, анда укучылар лаборатор эшләр башкара, экспериментлар үткәрәләр, бу исә фәнне үзләштерергә ярдәм итә.

Биология кабинетында бик кызыклы тикшеренүләр үткәрелә. Мәсәлән, укучылар укытучы белән бергә махсус датчиклар ярдәмендә музыканың электроэнцефалограмма ритмнарына йогынтысын өйрәнгәннәр. Педагоглар нәтиҗәләрнең гаҗәпләнерлек булуын һәм музыканың баш мие эшчәнлегенә зур йогынты ясавын билгеләп үтәләр. Мәктәп укучылары, баш миенә файдалы йогынты ясаучы классик музыкадан аермалы буларак, авыр музыканың баш миенең артык көчәнешенә, ял итәргә бирмәвенә инанган.

Биология укытучысы Венера Әхмәтшина барлык яңалыкларны югары бәяли: «Яңа җиһазларның яңа темаларны өйрәнүдә файдасы зур. «Үсеш ноктасы» ачылу тулырак материал бирергә ярдәм итә, теория практикада исбатлана, укучылар анатомия һәм физиология буенча материалларны җиңелрәк үзләштерә. Аларга цифрлы микроскоп та бик ошый, аның ярдәмендә үсемлек һәм хайван күзәнәкләрен җентекләп өйрәнергә мөмкин, әлбәттә, бу бик кызык. Мәктәбебездә яңа заманча җиһазлар барлыкка килүгә мин бик шат, алар сыйфатлырак белем бирү өчен мөмкинлекләрне арттыра».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев