Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

И минем җандай кадерлем, и җылы, тере телем!

Туган телне мин яратам Ул минем анам теле. Туган телдә аралашам И газиз анам теле. Телне без аралашу чарасы дип әйтергә күнеккәнбез. Алай гына микән? Туган тел ул - халыкның гомерлек юлдашы, шатлык - юанычы.Ул дөньяны танып белү, гүзәллекне тою чарасы да. Туган телемдә сөйләшеп Яшим мин туган илдә. "Туган...

Туган телне мин яратам

Ул минем анам теле.

Туган телдә аралашам

И газиз анам теле.

Телне без аралашу чарасы дип әйтергә күнеккәнбез. Алай гына микән? Туган тел ул - халыкның гомерлек юлдашы, шатлык - юанычы.Ул дөньяны танып белү, гүзәллекне тою чарасы да. Туган телемдә сөйләшеп Яшим мин туган илдә. "Туган ил" дигән сүзне дә, Әйтәм мин туган телдә. Туган телем - минем өчен иң газиз, иң кадерле тел. Мин туган телдә бик яратып сөйләшәм, кешеләр белән аралашам. Туган тел ул - хәзинәләр сарае. Андагы байлык мине матурлыкка сокланырга, игелекле, шәфкатьле, киң күңелле, тәмле телле булырга өйрәтте. Чөнки туганнарыма, туган ягыма, дусларыма соклануымны, аларны яратуымны мин туган телем аша белдерәм.Туган телне мин чишмәләр чылтыравы, җилләр шаулавы, каеннар аклыгы, кояшның якты нурлары белән чагыштырыр идем. Туган тел дөньяга күземне ачты, аны танып белергә, аңа сокланырга, аны яратырга өйрәтте. Ләкин ул да сабый бала кебек, саклауга, яклауга мохтаҗ. Без аны сакларга тиеш. Туган телнең ямен, дәрәҗәсен, кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк! Шул чакта гына без, киләчәктә горурланып: "Без татар балалары, туган телебез - татар теле!"- дия алырбыз. Туган тел үз эченә халыкның зирәк акылын, гореф-гадәтен, кыскасы, аның бөтен барлыгын, бөтен асылын сыйдырган. Шуңа күрә дә халыкның яшәешен, аның язмышын, киләчәген бары тик туган тел белән аерылгысыз бәйләнешен күз алдына китерергә мөмкин. Мин, халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш, ә телнең яшәве өчен, аны кадерләп саклау, һәрьяклап үстерү кирәк, дип уйлыйм.Кеше үз туган теленең якынлыгын һәм газизлеген, туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәтнең олы һәм изге хис икәнлеген аңлату өчен аңа багышлап шигырьләр, җырлар, хикәяләр яза һәм саф татар телендә сөйләшә. Туган тел ул - Тукай теле! Бөек Тукай аны кадерләп: "И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!"- дип язган. Әйе, ул моны бик тә дөрес исбатлаган. Туган тел ул - ана теле! Ә үз анасын яратмаган кеше, башка аналарны да ярата алмый. Үз туган теленә хөрмәте аз булган кешенең башка телләргә дә хөрмәте зур булмый. Туган тел ул - имән ныклыгы. Туган тел ул - кошлар сайравы. Туган телем минем бер генә Аның кадерен бел генә. Туган телем - анам теле. Ул - минем әниемнең, халкымның иң зур бүләге. "Туган тел" төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Бу дөньяга килгәч үк, син телне ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны "туган тел" дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның газиз кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип йөртә дә. Һәр телнең үз хикмәте бар, диләр. Без татар теленең, үзебезнең туган телебезнең хикмәтен, байлыгын, матурлыгын күрәбез, аһәңлеген тоябыз, саф татарча сөйләшәбез, туган телебезне башка телләр белән алыштырмыйбыз.

Аны яратабыз, сөябез.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле туган телем.

Туган тел һәрвакыт тәрбия һәм аралашу чарасы, башка телләрне өйрәнүдә үзенчәлекле күпер булды, һәр халыкның кабатланмас үзенчәлеге, аңа гына хас сыйфатлары нәкъ менә туган тел ярдәме белән гасырлар чоңгылыннан бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Аналар үз балаларына туган телдә мөрәҗәгать итә, дөньяның матурлыгын һәм төрлелеген туган телдә чагылдыра, шуңа күрә теләсә кайсы җәмгыятьнең төп бурычы - туган телне яклау һәм үстерү, аны бабаларыбызның рухи мирасы буларак үсеп килүче буынга тапшыру. Телне кешелек җәмгыяте тудырган һәм кешелек җәмгыяте үстергән, ә тел үз чиратында, хезмәт белән бергә, кешене кеше иткән. Шуңа күрә кеше туган телне яратырга, тәрбияләргә тиеш. Кыскасы, гаҗәеп бай, гаҗәеп аһәңле туган телебезнең булганына хөрмәт белән карыйсы, һәр сүзнең кадерен һәм мөмкинлеген белеп кулланасы, аны киләчәк буыннар өчен саклап эш итәсе иде. Барыбыз өчен дә бер генә бит ул - Туган тел!

Әни кебек газиз күреп,

Туган тел дип, җан атып,

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев