Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Цифр районга хезмәт итә

Кама Тамагы урта мәктәбендә «TatarHack Кама Тамагы» IT-проектлар төзү буенча республика конкурсы узды.

Конкурс кысаларында хакатон үткәрелде, анда укучылар 3 сәгать эчендә район өчен яңа карарлар проектларын төзеделәр, аннары аларны жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.

«Татаг Hack» конкурсы Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә тормышка ашырыла. Аның төп бурычы – мәктәп укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларын шәһәр яки район үтенече буенча төрле юнәлешләрдәге IT-карарлар төзүгә җәлеп итү.

Конкурста өч команда җиңүче булды: «VR-GO» проекты белән Рудник урта мәктәбе укучылары, «Еasy Travel» проекты белән Кама Тамагы урта мәктәбе һәм «Чиста продуктлар» проекты белән Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары.

- Безнең мәктәп инде берничә ел туризм юнәлешендә эшли, - диде Рудник мәктәбе проекты җитәкчесе Анастасия Миңнегалиева. - Без Татарстан һәм башка төбәкләр өчен экскурсияләр уздырабыз. Туристларның яраткан объекты – Юрий мәгарәсе һәм гипс штольнялары. Әмма соңгы вакытта туган ягыбызның матурлыгына теләгән бөтен кешенең дә соклана алмавы күзәтелә. Күпчелек мондый урыннарга бару буенча чикләүләргә ия: болар – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кластрофобия белән авыручылар һәм караңгылыктан куркучылар.

Шуңа күрә «VR-GO» проектын тәкъдим иттек, ул үтеп булмый торган урыннарга виртуаль визит өчен IT-программалар төзүгә юнәлтелгән. Укучылар Юрий мәгарәсе районында VR-салон урнаштырырга тәкъдим иттеләр, анда махсус күзлекләр киеп, виртуаль дөньяга чумарга, мәгарәләргә һәм штольняларга сәяхәт кылырга мөмкин булачак.  Шулай ук безнең командада катнашучылар мондый IT-программаларга терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән кешеләрнең ихтыяҗы булачагына игътибар итте. Безнең программалар ярдәмендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өйләреннән чыкмыйча гына сәяхәт итә алачак. Проектыбыз тормышка ашар дип ышанабыз, чөнки ул җәмгыятькә кирәк.

- Безнең проект «Easy Travel» дип атала, ул инглизчәдән «җиңел сәяхәт» дип тәрҗемә ителә, - диде Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Инсаф Фәйзуллин. - Без аны командабыз белән уйлап төзедек, һәркем үз өлешен кертте. Рәзилә Бикмуллина һәм җитәкчебез Илүзә Камалиева маршрутларны уйлап таптылар, Резеда Шакирова логотип буенча эшләде, без Раил Хәмидуллин белән проектның үзен төзедек, шулай ук электрон картада маршрутлар булдырдык.

Безнең идея гид белән һәм гидсыз маршрутлар булдырудан гыйбарәт. Беренче очракта кеше маршрутны сайлый, куаркодны сканерлый һәм бу маршрут буенча бара. Без 3 маршрут вариантын төзедек һәм тәкъдим иттек: алар җиңел, уртача һәм катлаулы. Икенче маршрутта бездә Кама Тамагын яхшы белүче һәм туристлар өчен экскурсия үткәрә алучы гид бар.

Проектыбызның төп монетизациясе – түләүле экскурсия, шулай ук хезмәттәшлек итәргә планлаштырган оешмаларның рекламасы. Бу – сыр ясау заводы, виноград бакчасы, пляж һәм туристларны җәлеп итү өчен башка урыннар.

- Укучылар Фаил Хамматов, Раил Әхмәтҗанов, Газизә Сабитова һәм Нияз Гомәров белән бергә без «Ферма live» дигән проект төзедек, - диде Кама Тамагы татар урта мәктәбе укытучысы Ландыш Каюмова. - Аның ярдәмендә район халкы экологик чиста продуктлар сатып ала һәм сата алачак. Авыл хуҗалыгы товарларының бөтен ассортименты бер кушымтага җыелачак. Киләчәктә китереп бирү дә планлаштырыла.

Мәктәп укучылары менә шундый кызыклы проектлар тәкъдим итте. Алар гамәлгә ашырылыр һәм безнең район халкына һәм кунакларына файда китерер дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев