Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Булачак конструкторлар һәм инженерлар Кама Тамагы мәктәбендә укый

"Татарстан мәктәпләре укучылары 7 сыйныфтан роботларны конструктрлаштыра башлый. Республиканын барлык мәктәпләрендә робот техникасын өйрәнү мәҗбүри дисциплина булачак", - дип мәгариф министры Энгель Фаттахов 2 ел элек әйткән иде. Ул вакытта бу безгә бик гаҗәп тоелды һәм министрның сүзләрен чынга алмаган идек. Ләкин гамәлдә чынлап та шулай булып чыкты. 29 октябрьдә...

"Татарстан мәктәпләре укучылары 7 сыйныфтан роботларны конструктрлаштыра башлый. Республиканын барлык мәктәпләрендә робот техникасын өйрәнү мәҗбүри дисциплина булачак", - дип мәгариф министры Энгель Фаттахов 2 ел элек әйткән иде. Ул вакытта бу безгә бик гаҗәп тоелды һәм министрның сүзләрен чынга алмаган идек. Ләкин гамәлдә чынлап та шулай булып чыкты.


29 октябрьдә гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең методик көнендә Кама Тамагы урта мәктәбендә Фарит Равилов җитәкчелегендә "Роботның алга таба хәрәкәте" дип аталган мастер-класс тәкъдим ителде. IT сыйныф укучылары робот һәм программалаштыру белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Кама Тамагы урта мәктәп укучылары үз яшьтәшләреннән бер адым алда баралар, чөнки дәресләрдә әлеге практикумны куллану конструкторлык, инженерлык һәм гомум фәнни күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев