Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Болгар - Туган Тел” профильле сменасы.

Быел җәй Болгарда "Болгар-Туган Тел" профильле сменасы кысаларында Габдулла Тукай форумы старт алды. Лагерьның программасы татар мәдәниятен, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, мәдәният -...

Быел җәй Болгарда "Болгар-Туган Тел" профильле сменасы кысаларында Габдулла Тукай форумы старт алды.

Лагерьның программасы татар мәдәниятен, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, мәдәният - сәнгать һәм фән эшлеклеләре һ.б. катнашты. Әлеге сменаны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУ, Татарстанның Спас районы хакимияте һәм "Сәләт" фонды оештырды. Профильле смена июнь көннәрендә быел беренче генә тапкыр үткәрелде. Сменаның башкарма директоры Илсур Нәфыйков сүзләренә караганда, татар теленең халәтен яхшырту максатыннан чыгып, сменада эш уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешләрдә алып барылды һәм палаткалы лагерь тибында ачык һавада узды. Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән 500ләп үсмер Һади Такташ, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Сара Садыйкова, Рудольф Нуриев, Бакый Урманче, Шиһабетдин Мәрҗани исемнәрен йөртүче җиде аланның дүртешәр төркеменә егермешәр кеше бүленеп, өч кешелек чатырларга урнашты. Һәр төркемгә бер өлкән һәм икешәр әйдәман (вожатый) билгеләнде. Бу форумда безнең мәктәптән җиде һәм Кирельск мәктәбеннән ике укучы катнашты һәм анда алган тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты. Илназ Сафин, 7Б сыйныфы укучысы: "Палаточный лагерь" дигәч, аны урманда урнашкан зур палаткалар дип уйлаган идек. Болгарга килеп төшеп, кирәкле урынны эзләп тапкач, хәйран калдык: матур итеп тезелеп киткән аксыл чатырлар, тирә-якта татар җырлары яңгырый. Зур гына япма астында тезелгән өстәлләр артында төрле төстәге футболкалар кигән яшьләр безне ачык йөз белән каршы алды, өстәлләрдәге исемлектән исем-фамилияләребез-не эзләп табып, төркемдәге әйдаманнарыбызга тапшырды, алары үзләренә ияртеп, җилтерәтеп чатырларга урнашырга алып киттеләр. Шул темпта бер атна узып та китте. Әйдаманнарыбызны татар, яки рус булуына карамастан, "апа", "абый" дип атап йөрттек. Мин башка балалар белән беррәттән, әйдәман Сергей абый белән дуслаштым. Айрат Гафиатуллин, 7Б сыйныфы укучысы: мәктәптә без гадәттә татар сыйныфташларыбыз белән татарча аралашабыз. Ә монда көнкүреш сөйләмдә кулланылмаган яңа сүзләр белән таныштык: әйдаман, туры таяк (линейка), шәмчек, чатыр һ.б. Монда һәркайсы үзен иркен тота, һәр баланың моңа чаклы беленмәгән яңа сыйфатлары, сәләтләре ачыла, минемчә. Ләйсән Хәйруллина, 7Б сыйныфы укучысы: программа шундый итеп төзелгән ки, күңелсезләнеп утырырга бөтенләй вакыт калмады. Мәсәлән, беренче көнне, үзара танышу уздырганнан соң, көн буе төрле уеннар уйнадык, кичке тамашага әзерләндек. Көн азагындагы көчле яңгыр моңа киртә була алмады. «Болгар - Туган Тел» сменасын ачу тантанасына багышланган концерт бик уңышлы узды. Кичә азагында әйдаманнар сменаның исеменә атап язылган җыр башкарды, без аны басып алкышладык һәм күтәренке кәеф белән кичке "Шәмчек"кә таралыштык. Анда узган көнгә йомгак ясадык һәм бер-беребезгә тыныч йокы теләп, чатырларга таралыштык... Шул рәвешчә, һәр көн яңа онытылмас очрашулар, яңалыклар белән тулы булды. Илүзә Яруллина, 7Б сыйныфы укучысы: монда килеп урнашкач, үземнең сыйныфташларым Ләйсән һәм Венера белән бер төркемгә эләкмәвемә алдан минем күңелем төште, ләкин без алар белән еш күрешә, аралаша идек, үз төркемдәшләрем арасында да бик күп дуслар таптым. Күренекле шәхесләребез белән очраштык. Мәсәлән, танылган галим Хатыйп абый Миңлеголов чыгышы һәм драматург, публицист һәм күп санлы әкиятләр авторы Рабит ага Батулла үзенең иҗаты белән якыннан таныштыруы, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашуы истә калды. Гомумән, миңа монда шулкадәр ошады ки, еш яуган яңгырлар да минем кәефемне төшермәде. Венера Круглова, 7Б сыйныфы укучысы: минем мондый чарада беренче тапкыр катнашуым. Болгарга килгәнче бик борчылган, дулкынланган идем, монда килеп төшүгә, безне каршы алучыларның шат йөзләрен күреп, бераз аралашкач, бөтен шикләрем юкка чыкты. Тиз арада төркемдәшләр белән уртак тел таптык, барлык чараларга да бергәләп әзерләндек. Әйдаманнар безгә күңелле булсын өчен, барысын да эшләде. Аларның, бигрәк тә Гөлия апа белән Мөдәррис абыйның безгә карата мөгамәләсе, чын күңелләрен биреп эшләүләре миңа нык тәэсир итте. Диана Сабирова, 6Б сыйныфы укучысы: беренче көннәрне иртән алты-җидедә торырга авыр булса да, һәр көн иртән татар телендә яңгыраган күңелле музыка астында уяну рәхәт булды. Бик күп татар җырчыларының җырлары белән таныштык, аларны ятладык һәм бергәләшеп җырладык. Марина Антонова, 6Б сыйныфы укучысы: мин мәктәптә татар телен бик яратып өйрәнәм, ләкин бу чарада барлык балалар да гел татар телендә генә аралашканга күрә, беренче мәлне авыррак булды, ләкин тора-бара ияләштек, аңламаган сүзләрне дусларыбыз, әйдаманнар тәрҗемә итте, үзебезнең фикерләребезне туплап, аралашырга булышты. Башка төбәктән килгән балалар белән дуслаштык. Киләчәктә алар белән араларны өзмәскә сүз куештык. Кошелева Таня, 9нчы сыйныф укучысы: биредә мастер-классларда, тренингларда шөгыльләндек, танылган галимнәр, артистлар, әдипләр, спортчылар белән очраштык. Татар халкының гореф-гадәтәре, йолалары белән таныштык. Милли һәм мәдәни Сабантуйда катнаштык. Осипова Аня, 9нчы сыйныф укучысы: кичке уеннарга теләп йөрдек, төрле биюләр, уеннар өйрәндек, үзебез белгәннәрне башкаларга өйрәттек, рәхәтләнеп аралштык. Укучылар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, озак итеп сөйләделәр. Һәр көн диярлек яуган яңгырларга карамасан, аларга форум бик ошаган. Алар бу тамашаны оештыручыларга чиксез рәхмәтле булуларын һәм бу чараны оештыруда катнашкан "Сәләт" фонды лагерында да ял итәргә теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев