Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биредә Ватанны саклаучыларны тәрбиялиләр

Без, кадет мәктәбендә булып, әлеге мәктәпне тәмамлаган чыгарылышларның язмышы белән кызыксындык, биредәге педагоглар һәм укучылар белән аралаштык.

Аларның күбесе турында узган уку елында язган идек. Бүгенге 11 сыйныф укучыларның планнары белән кызыксындык.

Кадет мәктәбендә тормыш кайный, “Яшь барабанчы” түгәрәгендә репетиция бара иде. Ашханәгә баручы кадетлар сафка тезелделәр. Укучылар нигездә хәрби киемнән, күптән түгел генә бу мәктәптә укый башлаганнар, әле махсус кием алырга өлгермәгәннәргә гадәти кием бирелә. Билгеләп үтәргә кирәк, андыйлар монда шактый күп.

Кадет интернат мәктәбе директоры Андрей Киселев билгеләп үткәнчә, ел саен 5-11 сыйныфка укучылар кабул ителә. Моның өчен әңгәмә һәм медицина тикшерүе узу кирәк. Мәктәп популярлык казанган, биредә безнең район балалары да, чит шәһәрләрдән килеп укучы балалар да бар. Укучылар өчен уңайлы шартлар булдырылган, яшәр өчен иркен, якты һәм чиста интернат бар. Андрей Николаевич барлык кадетларны да дәүләт тәэмин итүе турында әйтте. Укучылар барысы да кайнар туклану, җәйге, кышкы һәм парад формасы белән тәэмин ителгән. 

Педагогик коллектив кадетларга яхшы белем бирергә һәм аларны Ватанның чын патриотлары итеп тәрбияләргә тырыша. Моның сизелерлек нәтиҗәләре дә бар: мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе хәрби яки эргәдәш һөнәрләр сайлый.

Биредә кадет мәктәбен башкалардан аерып торган үзгә бер атмосфера хөкем сөрә: сафка тезелүләр, дисциплина, тәртип, физик формага һәм күнекмәләргә зур игътибар бирү, өлкән кадетлар кечеләренә ярдәм итә.

“Бу мәктәбебезнең иң аз санлы сыйныфы, биредә башта ук та укучылар саны аз иде. Тугызынчы сыйныфта алар 13әү булсалар, алга таба укуларын өчәү генә дәвам итте, алар – Булат Борһанов, Раден Әхмәтов һәм Игорь Корбанов, - диде унберенче сыйныф җитәкчесе Мария Корбанова.- Билгеләп үтәргә кирәк, егетләр яхшы укыйлар, тырышлар, укуда да, хәрби әзерлек  буенча да өлгерләр. Алар спорт белән дә шөгыльләнәләр, бик активлар. Кечерәк сыйныфларны тәрбияләүдә  дә ярдәм итәләр”.

Мария Александровна 7 сыйныфларга да  җитәкчелек итә, анда укучылар саны күп, кайберләре бу уку елында гына килеп кушылган, ә өлкәнрәк сыйныф аларга күнегергә ярдәм итә, укуда да булышалар, сафта йөрүне алып баралар.

Өлкән сыйныф укучылары белән дә аралашып алдык. Алар язмышларын армия хезмәте белән бәйләргә тели, күбесе абруйлы Рязань гвардияле югары һава-десант команда училищесына укырга керергә ниятли.

“Санкт-Петербургтагы Росгвардия институтын да күз уңында тотам, уйлар өчен әле вакыт бар, ничек кенә булса да, мин инде күптән хәрби кеше булырга карар иттем”, - диде Булат Борһанов.

Раден Әхмәтов күп вакытын физик әзерлеккә багышлый, бу укырга кергәндә беренче чиратта бәяләнәчәк, шулай ук БДИга да әзерләнә. Игорь Корбанов үзе өчен диңгез һәм елга судночылыгы юнәлешен дә сайлаган.

Кадет мәктәбе укытучысы Роза Акулова узган елгы чыгарылышлар турында сөйләде. “Алар барысы да теләгән уку йортларына керделәр. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин егетләр белән дә, аларның әти-әниләре белән дә элемтәдә торам. Мәсәлән, Кирилл Коннов Казан югары танк команда училищесына керде, миңа хәтта ант итү мизгеленең видеосын да җибәрделәр. Әлбәттә, мин һәр укучымның үз юлын табуына шат. Барысы белән дә горурланам һәм аларга зур уңышлар телим”.

Кадетлар арасында исә кече сыйныфларда яңа йөзләр күп. Аларның берсе – Кама Тамагыннан Раил Сибгатуллин, быел кадет мәктәбенең 7 сыйныфына килгән. “Мин үзем кадет мәктәбендә укырга теләк белдердем, киләчәктә хәрби буласым килә!”- ди ул. Аның бу карарын әти-әнисе дә хуплаган, аеруча әтисе шат.

Кадет мәктәбе актив үсеш ала һәм яңа укучыларны кабул итәргә әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев