Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биредә патриотлар тәрбиялиләр

2007 елда – 15 ел элек Куйбышев Затонында кадет интернат-мәктәбе үзенең ишекләрен ачты.

Бәйрәм көнендә белем йортында быел яңа килгән укучыларның хәрби ант тантанасы булды, алар кадет исеменә лаеклы булырга, мәктәп уставын, командирларның боерыкларын төгәл үтәргә, мәктәп исеменә тап төшермәскә, яхшы укырга, иптәшләре белән гадел булырга һәм Ватанга тугры хезмәт итәргә сүз бирделәр. Кадетлар арасында төрле яшьтәге малайлар, хәтта кызлар да бар, ләкин 20 яңа кадет өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч һәм мөһим иде – алар хәзер чын кадет булды. Ант итү укучылар өчен генә түгел, тантанага килгән якыннары өчен дә онытылмас вакыйга.

Яшь кадетларны район хәрби комиссары Таһир Миннекәев һәм элеккеге хәрби комиссар Александр Мещанов котлады, алар хәрби киемнең дисциплинага җәлеп итүен билгеләп үттеләр һәм барлык кадетларның да әлеге мактаулы исемне лаеклы йөртүләрен теләделәр.

Аннары тантана Столяров исемендәге мәдәният йортында дәвам итте, анда фидакяр хезмәтләре өчен укытучыларны һәм мәктәп хезмәткәрләрен бүләкләделәр, шулай ук кадетлар педагоглар белән бергә бәйрәм концерты әзерләгән иде.

Мәктәп юбилееена төрле елларда әлеге уку йортында хезмәт куйган укытучылар, ветераннар да килде, кадетлар аларга рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Тантанада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылышлар да бар иде.

Тантаналы чарада Куйбышев Затоны штп башлыгы Николай Ефимов мондый мәктәпнең нәкъ менә Затонда ачылуының зур мәртәбә булуын билгеләп үтте, шуңа күрә поселокны, әлеге уку йорты булганга, күпләр белә, чөнки бирегә укырга бөтен республикадан һәм хәтта күрше төбәкләрдән дә киләләр. Күп кенә кадетларның Казаннан булуы да сер түгел, шулай ук кадетлар сафын җирле балалар да елдан-ел күбрәк тулыландыра. 

Район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин үз котлавында укучыларны әлеге мәктәпне сайларга үгетләгән вакытларның күптән узуын билгеләп үтте. Хәзер педагогларга укучыларны конкурс аша сайлап алырга туры килә, чөнки биредә укырга теләүчеләр бик күп. “15 ел эчендә кадет мәктәбе белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Ул көчле педагогик составка, заманча җиһазларга, менә дигән сыйныф бүлмәләренә һәм җитди дисциплинага ия булган заманча белем бирү учреждениесе. Биредә кадетларга белем алу һәм яшәү өчен барлык шартлар да булдырылган”,- диде ул.

Мәктәп директоры Андрей Киселев мәктәпнең яңа уңышларын билгеләп үтте. “Мәктәбебезне тәмамлаган медалистлар күп, алар БДИ һәм ТДИ тапшыруда яхшы өлгереш күрсәтә. Монда тәҗрибәле педагогларның өлеше зур. Алар кадетларны укыту һәм тәрбияләүгә күп көч куя”, - диде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова үз котлавында: “Кадет мәктәбе район мәктәпләре арасында якты йолдыз булып тора. Кадетларның киемнәре исә һәрчак игътибарны җәлеп итә һәм соклану уята. Мәктәпкә килү – үзе бер вакыйга”, - дип билгеләп үтте. Ул кадет мәктәбенең уңышлары турында сөйләде, педагогларны һәм укучыларны мәктәп юбилее белән котлады.

Бу көнне укучылар, педагоглар һәм ата-аналар адресына күп җылы сүзләр яңгырады. Мәктәпне тәмамлаган элеккеге кадетлар видеоязма аша котлауларын җиткерде, аларның кайберләре һөнәр буларак хәрби хезмәтне сайлаган, алар арасында хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр дә бар. Видеода алар хәрби форма һәм балаклавадан иде, снарядлар шартлавы ишетелеп тора... әмма педагоглар аларның һәрберсен таныды, ә залда утыручылар солдатларны игътибар белән тыңладылар. Бу егетләрнең һәркайсы тиешенчә белем һәм тәрбия биргәне, физик яктан әзерләгәне  өчен педагогларга һәм мәктәпкә рәхмәтен белдерде, туган якка әйләнеп кайткач, укучыларны һәм укытучыларны котларга мәктәпкә килергә вәгъдә иттеләр.

Кадет мәктәбенең күп кенә укучылары, патриотлык хисен белдереп, киләчәктә  тормышларын армия хезмәте белән бәйләргә теләүләре турында әйтте. Чынбарлык та моны раслый: бу мәктәпкә үз теләкләре белән күчкән укучылар күп.

Без аларның кайберләре белән аралаштык. Мәсәлән, Богдан Пластинин быел 5 сыйныфка килгән, аңа 12 яшь, аның белән бергә залда әнисе, әбисе һәм сеңлесе дә бар иде. Алар Богданны күрергә, бәйрәм чарасында катнашырга Казаннан ук килгәннәр. Әнисе мәктәптә узган Ачык ишекләр көнендә булган һәм Богданны укырга нәкъ менә бирегә күчерергә булганнар. “Без баланың энергиясенә дөрес юнәлеш бирергә теләдек, дисциплина һәм төгәл көн тәртибе барлык укучыларга да файдага, мәктәптән алган тәэсирләр искиткеч!”- диде ул. Ә Богдан яхшы укырга, яңа коллективка ияләшергә тырыша. «Укытучыбыз Роза Рәиновна яхшы педагог, мин инде сафта йөрергә өйрәндем, автоматны сүтеп карадым. Миңа монда ошый», - диде ул.

Кадетлар арасында күптән түгел кызлар да барлыкка килгән. Анжелика Әхәтовага 11 яшь, ул быел 5 сыйныфка килгән. Әнисе әйткәнчә, кыз кадет мәктәбендә укырга үзе теләк белдергән һәм якыннарын күптән үзен Кама Тамагы мәктәбеннән бирегә күчерүләрен үтенгән. “Уку аңа ошый, әлбәттә, йөкләнеш артты, әмма ул зарланмый һәм киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә тели. Беренче сыйныфта укыганда ук, кадетларны күреп, үзенең дә шундый ук форма кияргә теләвен әйткән иде”, - диде әнисе. Тантанада Анжеликаның әбисе дә бар иде, Анжелика ант сүзләре әйткәндә, оныгы белән горурланудан әбисенең күзләре яшьләнде.

7 сыйныф укучысы Әмирхан Харисов – Казаннан, күп балалы гаиләдән. Әтисе улының кадет мәктәбендә укырга теләвен, моның өчен әңгәмә үтүен, рус теле һәм математика буенча тестлар, медицина комиссиясе узуын сөйләде. “Улым ял көннәрендә рейс автобусында Казанга кайта. Куйбышев Затонында яңа дуслар тапты, ул егетләр дә Казаннан”. Гаиләдә тагын өч кыз тәрбияләнә, алар да ант тантанасын һәм клубта узган концертны карады. «Барлык балалар белән горурлык хисе биләп ала, биредә аларны чын ир-атлар итеп һәм дөрес тәрбиялиләр! Без Әмирханны беренче тапкыр кадет формасыннан күрдек, хисләр ташып тора! Барлык укучылар да аркаларын төз тоталар, алар яхшы физик формада. Булачак Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән өчен педагогларга һәм мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт!» - диде Әмирханның әнисе.

Столяров исемендәге мәдәният йортында зал тулы иде. Районда һәм поселокта яшәүчеләр күп килгән, алар өчен кадетлар чыгышы һәрвакыт үзенчәлекле, тантаналы һәм матур вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев