Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биредә өйдәге кебек җылы һәм уңай + ФОТО

Авыл мәктәбе үзенчә матур, монда үзгә бер мохит. Шәһәр лицейларына һәм гимназияләренә көндәш булмаса да, профильле муниципаль мәктәпләр белән ярыша алмаса да, авыл мәктәбенең атмосферасы бөтенләй икенче, биредә өйдәге кебек җылы, рәхәт.

Келәнче гомумбелем бирү төп мәктәбе- үз традицияләре булган, җылы мөнәсәбәтләр тудырган авыл мәктәбе. Монда һәрвакыт кунакларны якты йөз белән каршы алалар, укучылар үзләрен өйдәге кебек хис итә, ә укытучылар мәктәпне матур һәм уңайлы итү өчен бар көчләрен куя. Мәктәп ишегалдын инглиз теле укытучысы Резедә Мөхәммәдуллина һәм мәктәп директоры Илшат Гыймранов куллары белән эшләнгән цементтан фигуралар бизи.

Матур чәчәк клумбалары, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төсле пластмасс кашыклардан инсталяция- барысы да ихлас күңелдән, зәвык белән эшләнгән.

Мәктәп яны бакчасындагы яшелчәләр төрлелегенә теләсә нинди бакчачы көнләшерлек. Алар барысы да укучылар өстәленә бара. Чөгендер, кишер, суган, кәбестә уңышы саклана, ә помидор һәм кыярны аш пешерүче Рәсимә Камалиева үзенең ярдәмчеләре белән консервлый. Шуңа да мәктәптә туклану өчен түләү поселокларыбыз мәктәпләрендәге түләүгә караганда күпкә азрак. Педагоглар белән мәктәп эшләре турында сөйләшкәндә фән укытучыларының җитәрлек булуын белдек. Коллектив балаларга барысын да бирергә тырыша - әхлакый-рухи кыйммәтләрне сеңдерү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, тарих, шәҗәрәләр белән кызыксыну уяту, укучыларны чын кешеләр итеп үстерү өчен бөтен көчләрен куялар биредә. Бу гади генә авыл мәктәбендә бар җирдә дә тәртип. Бары тик укучыларның гына елдан-ел кимеп баруы кызганыч.

Бу күп кенә авыл мәктәпләренә хас күренеш. Мәктәп ишегалдында нәни балалар уйный- мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан. Әлеге бер кайгысыз кечкенә балалар укытучыларның өмете. Алар булса, мәктәп эшләп торыр. Ә мәктәп булса, авыл да яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев