Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Безнең укытучылар – «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында

Буада «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы булып үтте.

Безнең районнан анда Затон урта мәктәбенең сынлы сәнгать  укытучысы Светлана Әхмәдиева, башлангыч сыйныфлар укытучысы  Ирина Илюшина һәм Рудник мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Чекутова катнашты.  Бәйге конкурсантлары үз тәҗрибәләрен «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә тәкъдим итте. Ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда педагоглар үзләренең югары һөнәрилекләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары һәр катнашучының да үзенчәлекле, методик яктан тәҗрибәле һәм талантлы булуын билгеләп үтте.

Конкурс ахырында педагогларга сертификатлар бүләк ителде. 

Зона этабына нәтиҗә ясаганнан соң, төбәк этабында катнашу өчен «Ел укытучысы» номинациясендә 40 педагог, «Педагогик дебют» номинациясендә 25 педагог  ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев